Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Дипломант булдылар

"Сө­ю" во­каль ан­самб­ле "Та­тар мо­ңы" ха­лы­ка­ра те­ле­ви­зи­он яшь баш­ка­ру­чы­лар кон­кур­сы дип­ло­ман­ты бул­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ Бу кон­курс­ны ТР Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы ТР Пре­зи­ден­ты кар­шын­да мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү­гә яр­дәм Фон­ды, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы баш­кар­ма ко­ми­те­ты, "Са­ла­ват" эст­ра­да те­ат­ры, "Я­ңа га­сыр" ТРК ААҖ бе­лән бер­лек­тә үт­кә­рә. Та­тар ха­лык җыр­ла­рын, та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры әсәр­лә­рен про­па­ган­да­лау, яшь­ләр­не мил­ли-мә­дә­ни...

ө­ю" во­каль ан­самб­ле "Та­тар мо­ңы" ха­лы­ка­ра те­ле­ви­зи­он яшь баш­ка­ру­чы­лар кон­кур­сы дип­ло­ман­ты бул­ды.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Бу кон­курс­ны ТР Мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы ТР Пре­зи­ден­ты кар­шын­да мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү­гә яр­дәм Фон­ды, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы баш­кар­ма ко­ми­те­ты, "Са­ла­ват" эст­ра­да те­ат­ры, "Я­ңа га­сыр" ТРК ААҖ бе­лән бер­лек­тә үт­кә­рә. Та­тар ха­лык җыр­ла­рын, та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры әсәр­лә­рен про­па­ган­да­лау, яшь­ләр­не мил­ли-мә­дә­ни кыйм­мәт­ләр­гә җә­леп итү, та­лант­лы яшь­ләр­не ачык­лау һәм яр­дәм итү, алар­ның иҗа­ди сә­ләт­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ру­да бу­лыш­лык итү кон­курс­ның мак­са­ты бу­лып то­ра. Кон­курс­та Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­нан, РФ тө­бәк­лә­рен­нән һәм БДБ ил­лә­рен­нән җы­ел­ган яшь баш­ка­ру­чы­лар кат­наш­ты.

Бе­рен­че тур­га элект­рон фор­ма­да 1128 за­яв­ка алын­ган. Без­нең ар­тист­лар та­тар ха­лык җы­ры һәм за­ман­ча эст­ра­да җы­ры кер­гән ви­део­яз­ма җи­бәр­гән­нәр. Икен­че тур­га 200 кат­на­шу­чы уз­ган, 8 ок­тябрь­дә Г. Ка­мал исе­мен­дә­ге те­атр­да шу­ның 138-се чы­гыш яса­ган. Ләй­сән һәм Ил­наз Шәй­хет­ди­нов­лар, Гөл­наз На­сый­ро­ва­ һәм Фа­ил Ми­на­бет­ди­новтан тор­ган (рәсемдә сулдан уңга) без­неңө­ю" ан­самб­ле бик ма­тур кос­тюм­нар­дан чы­гыш ясап, жю­ри­ның юга­ры бә­я­се­нә ия бул­ды. Алар кон­курс­та дип­ло­мант һәм ТР мә­дә­ни­ят ми­нист­ры Ай­рат Си­ба­га­тул­лин һәм ТР ха­лык ар­тис­ты Фер­ди­нанд Сә­ла­хов им­за­ла­ган җи­ңү­че дип­ло­мы­на ия бул­ды­лар. Кон­церт те­ле­ви­де­ни­е­дән транс­ля­ци­я­лән­де, без­нең ар­тист­лар­дан ин­тервью ал­ды­лар. Ан­самбль­не Ләй­сән Шәй­хет­ди­но­ва җи­тәк­ли. Ул мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­лә­ре­нә яр­дәм ит­кән­нә­ре һәм кос­тюм­нар хә­зер­ләү­дә бу­лыш­кан­на­ры өчен рәх­мәт бел­де­рү­не үтен­де. Бу ан­самбль кол­лек­ти­вын уңыш­лы чы­гыш­ла­ры һәм ха­лы­ка­ра та­ны­лу­ла­ры бе­лән кот­лый­быз, ки­лә­чәк­тә дә иҗади уңыш­лар һәм җи­ңү­ләр те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X