Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эчтем нужа каймагын

    Су­гыш­ка ка­дәр ту­ган бу­ын вә­ки­ле бу­ла­рак, оны­тыл­мас­лык ва­кый­га­лар­ны шак­тый баш­тан ки­че­рер­гә ту­ры кил­де ми­ңа үз го­ме­рем­дә. Су­гыш чо­рын­да һәм ан­нан соң­гы авыр ел­лар­да ач­лык-ялан­гач­лык­ның мих­нәт­лә­ре ха­кын­да сөй­ләп тә, язып та бе­те­рер­лек тү­гел, яшүс­мер дә­ве­рен­дә­ге 15 ел­лык го­ме­рем үлән ашап уз­ды. Мин го­мер ит­кән Ту­был­гы Тау авы­лы Шуш­ма ел­га­сы бу­е­на ур­наш­кан....

    Су­гыш­ка ка­дәр ту­ган бу­ын вә­ки­ле бу­ла­рак, оны­тыл­мас­лык ва­кый­га­лар­ны шак­тый баш­тан ки­че­рер­гә ту­ры кил­де ми­ңа үз го­ме­рем­дә. Су­гыш чо­рын­да һәм ан­нан соң­гы авыр ел­лар­да ач­лык-ялан­гач­лык­ның мих­нәт­лә­ре ха­кын­да сөй­ләп тә, язып та бе­те­рер­лек тү­гел, яшүс­мер дә­ве­рен­дә­ге 15 ел­лык го­ме­рем үлән ашап уз­ды.

    Мин го­мер ит­кән Ту­был­гы Тау авы­лы Шуш­ма ел­га­сы бу­е­на ур­наш­кан. Шуш­ма исә киң, ир­кен бо­лын­нар аша уза. Ме­нә шул бо­лын­да "Ки­рә­мәт" ди­гән кал­ку­лык бар. Шул кал­ку­лык ти­рә­сен­дә төр­ле үсем­лек­ләр ко­ты­рып уңа. Ат куз­га­ла­гы, бал­тыр­ган ке­бек үсем­лек­ләр бе­рәр-ике­шәр метр би­ек­лек­кә кү­тә­ре­лә. Мин көн са­ен "Ки­рә­мәт" кал­ку­лы­гы­на юнә­ләм. Ат куз­га­ла­гы­ның яф­рак­ла­рын һәм бал­тыр­ган­ны кап­чы­гы­ма ту­ты­рам. Әни­е­без бал­тыр­ган­нан шул­па пе­ше­рә, ә ат куз­га­ла­гы яф­рак­ла­рын ка­зан­да кай­на­тып, апа­ра ясый. Шул апа­ра­дан кой­мак әзер­ли. Шу­лар бе­лән ри­зык­ла­нып та­мак туй­дыр­мак­чы бу­лып ты­ры­ша­быз. Кор­сак ка­ба­ра, кү­бе­нә, ә та­мак туй­мый, ашый­сы ки­лә. Нә­ти­җә­дә мин ше­шен­дем. Ул ва­кыт­та ше­шен­гән ке­ше­нең дөнья бе­лән хуш­ла­шуы бик их­ти­мал икән­ле­ген бел­ми идем әле. Мо­ны­сын мин бик күп ел­лар­дан соң гы­на, олы­гай­гач аң­ла­дым. Бел­мим, ни­чек исән кал­ган­мын - аны­сын бер Ал­лаһ кы­на бе­лә­дер. Бәл­ки Ал­ла­һым үзе сак­ла­ган­дыр, "Юк, әле, егет­кә­ем, син дөнья ну­жа­сын та­тып бе­тер­мә­дең, кү­рә­чәк­лә­рең ал­да әле, әй­дә яшә­вең­не дә­вам ит" ди­гән­дәй, ми­ңа го­мер бир­гән­дер.

    "Ки­рә­мәт" кал­ку­лы­гы ха­кын­да бер­ни­чә сүз әй­теп узыйм әле. "Ки­рә­мәт" ул чу­ваш сү­зе икән. Та­тар­ча­га тәр­җе­мә ит­кән­дә "Җен-пә­ри" ди­гән мәгъ­нә би­рә ди. Чын­нан да шу­лай икән. Бу хак­та мин нин­ди­дер ки­тап­тан, мат­бу­гат­тан­мы, укып бел­дем. Әгәр кем дә бул­са бо­лын аша авыл­га кай­тыр­га төн­гә кал­са, «Ки­рә­мәт» ти­рә­се­нә җит­кәч, юнә­ле­шен югал­та һәм шул кал­ку­лык буй­ла­рын­да са­та­шып йө­ри иде. Ул за­ман­да авыл­да­гы ба­га­на баш­ла­рын­да про­жек­тор­лар бал­кып тор­мый иде. Төн­гә кал­саң, авы­лың­ның кай­сы як­та икән­ле­ген дә ча­ма­лый ал­ма­вың бик их­ти­мал. "Ки­рә­мәт" буй­ла­рын­да та­мак туй­ды­рып йөр­гән­дә уз­ган га­сы­рның 46-48 нче ел­ла­ры иде.

    Мин бу хи­кә­ям­дә оны­тыл­мас ва­кый­га­лар­ның кыс­ка­ча эпи­зод­ла­рын гы­на су­рәт­ләр­гә ни­ят кыл­дым. Һа­ман да шул 46-47 нче ел­лар иде. Көз ягы­на авыш­ты ел фа­сы­лы. Кыр­лар­да аш­лык өл­гер­де. Без өч яшүс­мер ма­лай ба­су­га юнәл­дек. Мак­са­ты­быз та­мак туй­ды­ру бул­ган­дыр ин­де. Бор­чак ба­су­ы­на ки­леп җит­тек. Ку­зак­ла­рын ярып бор­чак ашый­быз. Күр­ше­дә го­мер итү­че Хә­си­лә апа ма­лае Нигъ­мәт­җан абый да без­нең бе­лән иде. Нигъ­мәт­җан абый мин­нән 4-5 яшь­кә олы­рак. Шу­ңа кү­рә "а­бый" дип атыйм. Өчен­че ип­тә­ше­без­нең кем икән­ле­ген хә­тер­лә­мим. Бик күп ел­лар уз­ган бит. Нигъ­мәт­җан абый җир­гә уты­рып ашый, ә без ба­сып тор­ган ки­леш яра­быз бор­чак­ны. Шул ва­кыт ко­точ­кыч хәл бул­ды. Бер­ни дә сиз­ми, абай­ла­мый кал­дык. Ки­нәт ке­нә, күк­тән төш­кән­дәй, кол­хоз рә­и­се Га­яз пәй­да бул­ды без­нең ян­да. Зур-зур адым­нар бе­лән ат­лап ки­лүе уңа­е­на җир­дә уты­рып то­ру­чы Нигъ­мәт­җан абый­ның би­ле­нә ите­ге бе­лән ки­те­реп тип­те. Нигъ­мәт­җан абый "Ах" ди­де, сык­ран­ды, күз­лә­рен­нән яшь акты. Без әр­ни-әр­ни, елый-елый авыл­га кай­тып кит­тек. Кол­хоз рә­и­се Га­яз без­нең авыл ке­ше­се тү­гел. Без­дән 10 км чит­тә ур­наш­кан Әдәм­сә авы­лын­нан ки­те­реп ку­ел­ган бән­дә иде. Ра­йон җи­тәк­че­лә­ре мах­сус рә­веш­тә мәр­хә­мәт­сез, кан­сыз бән­дә­не без­нең кол­хоз­га рә­ис итеп ки­тер­гән­нәр­дер, әл­бәт­тә. Юк­са, үзе­без­дә сә­ләт­ле, та­лант­лы, рә­ис бу­лып эш­ләр­лек шә­хес­ләр бар иде бит.

    Кол­хоз ба­су­ы­ның нәкъ ур­та­сын­да, иң би­ек тү­бә­се­ндә озын буй­лы ма­на­ра бар иде. Би­ек­ле­ге 20-25 метр­лап кы­на бул­ган­дыр. Бәл­ки, ар­тыг­рак­тыр да, авыл хал­кы аны "МАШ" дип атый. Кол­хоз тү­рә­лә­ре шун­да ме­неп, ба­су­лар­ны кү­зә­тә­ләр. Кыр­лар­да ул-бу юк­мы, аш­лык ур­лау­чы­лар кү­рен­ми­ме, янә­се. Әгәр шик­ле ке­ше­ләр шәй­лән­сә, шун­да ук җә­за­сын да би­рә­ләр. Мәр­хә­мәт­сез, кур­кы­ныч Га­яз да "МАШ"­тан кү­зә­теп, без­нең бо­рчак ашап утыр­ган­ны күр­гән, мө­га­ен. Ел­лар уз­ды. Ә баш­кар­ган ва­кый­га­лар та­рих­та һәм ха­лык кү­ңе­лен­дә кал­ды. Бү­ген шул як­ты дөнь­я­да Га­яз да, Нигъ­мәт­җан абый да юк ин­де.

    1947 нче ел­ның ямь­ле җәй­ге кө­не иде. Ва­кыт кич­ке як­ка авыш­ты. Урам буй­лап сы­ер­лар кай­та кө­тү­дән. Нин­ди­дер йо­мыш бе­лән мин дә шул уңай­га ба­рам. Ак­рын гы­на сы­ер­лар ара­сын­нан ат­лыйм. Һич тә уй­ла­ма­ган­да авыл Со­ве­ты рә­и­се Ха­җи­ның На­ил исем­ле ма­лае йө­ге­реп ки­леп ми­нем кор­сак­ка бик ка­ты итеп тип­те. Эчем шарт­ла­ды дип то­рам, бик ка­ты сык­рап авыр­та баш­ла­ды. Шун­да­гы юл­га ятып, шак­тый ва­кыт хәл җый­дым.

    - Ни­гә без­нең сы­ер­ны кур­кыт­тың, шу­ның өчен то­тып изәм бит мин си­не, - дип җик­рен­де ерт­кыч На­ил. Чын­лык­та һич­нин­ди гө­на­һым юк иде ми­нем. Бер сы­ер­га да ка­гыл­ма­дым. Үзе­нең кем­ле­ген, пред­се­да­тель ма­лае икән­ле­ген күр­сә­түе бул­ган­дыр ин­де На­ил­нең. Бө­тен власть алар ку­лын­да иде бит ул за­ман­да. На­ил мин­нән 3-4 яшь­кә олы­рак, гәү­дә­гә дә мул­рак, та­за­рак иде. Ни те­лә­сә, шу­ны ашап яшә­гән бән­дә бе­лән кө­рә­шер­лек көч-хәл юк иде мин­дә. Мин ач-ялан­гач, арык, ко­ры сө­як­кә кал­ган бер ма­лай идем. Кы­лан­мыш­ла­ры үз баш­ла­ры­на бул­ды бу мән­сез, явыз зат­лар­ның. Сә­га­те-ми­ну­ты сук­кач, үз­лә­ре дә бө­тен га­и­лә­се бе­лән авыл­дан чы­гып ка­чар­га мәҗ­бүр бул­ды­лар. Бай­так ел­лар Чис­тай­да го­мер уз­дыр­гач, Хо­дай­дан ва­кыт җит­кәч, як­ты дөнь­я­ны калд­ырып кит­те­ләр. Ха­җи да, ха­ты­ны Кә­ши­фә дә, На­ил­лә­ре дә, кыз­ла­ры Рай­фә дә ту­ган авыл­да бер ге­нә тап­кыр да кү­рен­мә­де­ләр. Үз гө­наһ­ла­рын си­зен­гән­нәр­дер, ха­лык­тан оял­ган­нар­дыр, бәл­ки.

    1949 нчы ел­ны те­ге явыз Га­яз пред­се­да­тель­лек­тән кит­кәч, кол­хо­зы­быз бе­лән үзе­без­нең авыл ке­ше­се Си­ра­җи агай ида­рә итә баш­ла­ды. Аның бик тә кы­лан­чык, тә­кә­ббер, мак­тан­чык Сә­лим­җан исем­ле ма­лае бар иде. Ул иң­ба­шы­на ике көп­шә­ле мыл­тык асып йө­ри тор­ган иде. Бер көн­не бу ма­лай без­нең йорт­та да пәй­да бул­ды. Йорт­та­гы эте­без бик ка­ты чи­нап җи­бәр­де. Эт­нең ачы та­вы­шын ише­теп, йорт­ка йө­ге­реп чык­мас, ни кү­рим, кар­шым­да ку­лы­на мыл­тык тот­кан Са­лим­җан ба­сып то­ра. Әле­ге юнь­сез, ка­ба­хәт ма­лай ми­нем ярат­кан этем­не атып үтер­гән икән. Йорт­та­гы этем­нең нин­ди гө­на­һы­сы бул­ган­дыр - аны­сын бер Хо­дай гы­на бе­лә­дер. Пред­се­да­тель ма­лае Сә­лим­җан­ның го­рур­ла­нып, тә­кәб­бер­лә­неп, мак­та­нып, авыл хал­кын кур­кы­тып, власть күр­сә­теп йө­рүе ге­нә иде әле­ге явыз га­мәл. Мин Сә­лим­җан­га бер сүз дә әй­тә ал­ма­дым. Ку­рык­тым, үзем­не дә атып үте­рер дип шүр­лә­дем.

    Бик күп ел­лар уз­са да, бу эпи­зод­лар оны­тыл­мый­лар. Алар ми­нем кү­ңел­гә го­мер­лек­кә се­ңеп кал­ды­лар.

    Ярул­ла КӘ­РИМ,

    Ту­был­гы Тау авы­лы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: