Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Ел хатын-кызы...” конкурсының район этабы төгәлләнде

13-14 декабрьдә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының район этабының соңгы турлары булып узды. 4 көндә 20 конкурсант үз программаларын тәкъдим итте.


13 декабрьдә Красный Октябрь АМЙ да 5 конкурсант чыгыш ясады һәм аларның барысы да тулысынча үзләрен күрсәтергә, һөнәре турында сөйләргә тырышты, аларга җанатарлары көч биреп торды.
Волчья Бистәсеннән хезмәт ветераны Анна Кряжова “Хатын-кыз – ана” номинациясендә чыгыш ясады. Алар тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән, аларның барысы да производствоның төрле тармакларында – авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, хокук саклау органнарында намуслы хезмәт куялар. Анна Григорьевна үзе озак еллар авыл хуҗалыгы производствосында эшли, төрле бүләкләре бар. Хәзер аның 12 оныгы һәм 7 оныкчыгы.
“Минем язмышым-минем профессиям” номинациясендә 3 конкурсант чыгыш ясады. Яңа Иванаеводан китапханәче Наталья Савельева үз эшен бик ярата, теләсә кемгә кирәкле китапны сайлый ала (бу кечкенә генә күренешләрдә дә күрсәтелде), аралашучан, кече күңелле кеше, шуңа да авылда китап укучылар да байтак. Китапханә каршында төрле түгәрәкләр эшли.
Чуаш Чабаксары ФАП фельдшеры Татьяна Ерашова балачактан медик булырга хыяллана һәм менә 30 елдан артык инде яраткан эше белән шөгыльләнә. Намуслы, кеше хәленә керүчән, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер, диләр аның турында авыл кешеләре.
“Үз һөнәрем белән горурланам”, - дип сөйли ул. Татьяна үзе шигъриятне ярата һәм сугыш турындагы балладаны ихластан сөйләде.
Красный Октябрь ФАП фельдшеры Мария Полякова да шул ук номинациядә чыгыш ясады. Бу урында ул 33 ел эшли инде. Бик тәҗрибәле, грамоталы һәм намуслы, диләр аның хакында авылдашлары. Ул шулай ук җирле үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Поселокта яшәүче байтак халык аңа көч биреп торырга килгән һәм аның турында байтак рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
“Ир-ат – лидер” номинациясендә Черемухово мәктәбенең география укытучысы Максим Сальцин үзенең программасын күрсәтте. Үзенең төп эшеннән тыш ул техник иҗат - авиамодельләштерү, балчыктан әйберләр ясау буенча түгәрәкләр алып бара. Анарда тәрбияләнүчеләр бик күп Дипломнар һәм бүләкләр отканнар. Балалар чыннан да, лидер буларак, аңа тартыла.
Район башлыгы урынбасары, жюри рәисе Надежда Попкова конкурсантлар чыгышына йомгак ясады. Ул яхшы чыгыш ясаулары өчен барысына да рәхмәт белдерде, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
...Икенче көнне, 14 декабрьдә, конкурсның соңгы туры булып үтте. Чертуш АМЙ сәхнәсендә 6 конкурсант чыгыш ясады. Чаллы Башыннан хезмәт ветераны Рәис Усманов “Ир-ат – игелекле йөрәк” номинациясендә чыгыш ясады. Ул үзешчән сөнгатьтә һәм “Талир тәңкә” ансамблендә актив катнашучы, баянда уйный, яхшы җырлый (хатыны белән бик матур итеп җырладылар), мәчеттә балаларга Ислам дәресләрен укыта, авылда аларның йортлары иң яхшыларның берсе булып санала. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларның 16 оныклары бар.
Акбүредән өч бала анасы Галия Нуриева “Хатын-кыз – ана” номинациясендә чыгыш ясады. Ул җирле АМЙ да эшли, барлык чараларда актив катнаша. Моннан берничә ел элек аның улы фаҗигале төстә һәлак булды, тик ул кайгыга бирешмәгән, үзен кулга алган һәм ире белән ике ул тәрбиялиләр. Галия сәхнәдән үзе язган шигырьләрен дә сөйләде.
Акъяр АҖ дән ике конкурсант иде. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Миләүшә Халикова чыгыш ясады. Ул китап авторы, яхшы шигырьләр яза, язмалары басылып тора, шул исәптә безнең район газетасында да. Әлеге чарада үзе язганнарны сәнгатьле итеп сөйләде.
“Ир-ат – лидер” номинациясендә “Агро-Основа” ҖЧҖ механизаторы Рамил Гыймранов чыгыш ясады. Яшь булуына да карамастан,ул тәҗрибәле тракторчы һәм комбайнчы, җырлый да, еш кына сәхнәдә көлкеле күренешләрдә чыгыш ясый. Шуларның берсен алар Акъяр АМЙ директоры Рамилә Халикова белән Чертушта да күрсәттеләр.
Шахмайдан Илүсә Гыйльметдинова җирле мәктәптә тәрбияче булып эшли. Бик позитив, иҗади кеше, балаларны ярата. Ул “Рәйхан” ансамблендә  катнаша (ансамбль аңа көч биреп торырга килгән иде), җәмәгать эшләре дә алып бара. Аның номинациясе ”Минем язмышым – минем профессиям” дип атала иде.
Чертуш балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Сабирова да шул ук номинациядә чыгыш ясады. Ул балалар белән 30 елдан артык эшли, аларны бик ярата. Рәмзия – берничә республика конкурсында катнашкан һәм җиңү яулаган, авылда абруйлы кеше.
Мәдәният бүлеге начальнигы, жюри әгъзасы Галина Носова чыгышларга йомгак ясады. Чын күңелдән ясалган чыгышлары өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Азат Мусин.
Автор фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев