Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Элеккеге җырлар да монда яңача яңгырый

Ноябрь ахырында, капиталь ремонттан соң, Чаллы Башы Мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы булып үтте. Лариса ФЕДОРОВА

Килгән кунакларны чаллыбашлары яңартылган фойеда, коймак һәм чәй белән сыйлап каршыладылар. Кунаклар - район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре фойе, зал һәм сәхнә бизәлешен югары бәяләделәр, монда иң вак-төяк булып саналган нәрсә дә мәдәният (культура) сүзе белән тыгыз бәйләнештә, аңа туры килә иде.
Үзенең Мәдәният йорты белән горурланып, район бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар өчен зур рәхмәт белдереп, АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина сүз алды. Ул 40 елдан соң МЙ бинасы башка төс алды, авыл халкы моңа лаек, диде. Безнең артистларыбызның тырышлыгы белән әлеге ремонтка тотылган финанс чыгымнары икеләтә капланачак, дип ышандырды.
Җирле артистлар үзләрен озак көттермәделәр, сәләтләрен җыр-биюләр, мини-спектакль аша күрсәттеләр. Ә Илсөяр исә үзе "Карлыгач" җырын яңачарак, күңеллерәк итеп башкарды.
Яңартылган, матур итеп "киендерелгән" сәхнәдә күрше авыллардан килгән коллективларның да чыгыш ясау теләкләре уянды: архангеллылар - "Цыганочка", ленинолылар, әдәмсәлеләр халык һәм заманча җырлар белән сөендерделәр.
Залдагыларны район Мәдәният бүлегенең эш нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сәхнә түренә аның начальнигы Татьяна Маланчева күтәрелде. Капиталь ремонт һәм массакүләм-мәдәни чаралар өлкәсендә байтак эш эшләнгән. Ел чараларга бай һәм нәтиҗәле булган, әмма киләсе елда эшлисе эшләр тагы да күбрәк әле. Мәдәнияттә проблемалар бар һәм алар район халкының күз алдында. Аларны хәл итәргә кирәк.
Шахмай АҖ башлыгы Рифкат Миръякуповны сәхнәдә күрү бик күңелле булды, ул әлеге ремонтка катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, Шәүкәт Сабиров җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы әлеге объектта тырышып эшләгән.
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов иң мөһим сүзләрне җиткерде: "МЙ эшендә төп күрсәткечләрнең берсе - ул иҗат коллективлары. Эшләгән җиргә акча бүлеп бирү дә кызганыч түгел. Тик икенче яктан караганда, уңайлыклар булмаган клубка халыкның да йөрисе килми. Шуңа күрә без мөмкинлекләрдән чыгып мәдәниятнең барлык учакларын "культуралаштырырга" тырышачакбыз",- диде.
Чыгышы азагында Ринат Фәсахов ни өчен "Тамчы" балалар бию коллективының концерт костюмнарыннан чыгыш ясамавы белән кызыксынды, ә аларның бөтенләй дә булмавын белгәч, аларны сатып алуга акча бүлеп бирергә вәгъдә бирде.
Чара бик күңелле булды. Кунакларның күпчелеге чаллыбашлары тормышындагы шундый шатлыклы вакыйгага бераз кызыгып та куйды кебек. Ленино МЙ артистлары мондагы матурлыкка таң калдылар. "Узган ел бездә дә капиталь ремонт булган иде, тик сезгә җитми инде", - диде Светлана Питеркина. Рус Чабаксары китапханәчесе Лидия Парамонова тамашачы залына исе китеп карап торды. "Безнең китапханәнең уку залына әлеге уңайлыкның уннан бер өлеше генә булса да, бик яхшы булыр иде. Мин 28 ел эшләү дәверендә бинага кечкенә генә ремонт ясалганы да булмады", - ди.
-Ә китап укучылар бармы соң? - дим.
-Әйе, нигездә авылдагы олырак кешеләр йөри (130 лап), яшьләр бит компьютерны үз итә. Өлкән яшьтәгеләргә китапны мин үзем илтеп бирәм, чөнки китапханәдә салкын, - ди Лидия.
Без Лидиягә сабырлык теләдек. Кем белә, бәлки киләсе елга ремонт ясалыр, яисә китапханәне башка, уңайлы бинага күчерерләр - вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев