«Энҗе бөртекләре»ннән җыелган иҗат
Мәдәният елында райондагы "Бөреләр" әдәби түгәрәге тормышында игътибарга лаек вакыйга булды: Зирекледә яшәп иҗат итүче Кадрия Гатинаның "Җырларымда - чишмә моңнары" исемле гомер буе иҗат иткән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Тышлыгы да күңелгә ятышлы: яшел хәтфә чирәм-үләнле чишмә буенда озын толымлы 18 яшьлек студент кыз кыюсыз гына безгә карап утыра, кулында дәфтәре дә бар.Китапка авторның 12 бүлеккә тупланган 260 шигыре кергән, фотолар белән дә бизәлгән, якыннарына, туганнарына менә дигән гомерлек ядкәр. Тик тиражы гына кечкенә - 120 данә, анысын да бит әле үзеңә җиңәргә кирәк. Бу вакыйгага музей коллективы да шатланды. Җирле 7 авторның музей ярдәмендә чыгарган чираттагы 10 нчы китабы ул. Күп яктан безнең Кадрия Хәмит (Габделхәмит) кызы белән язмышлар охшаш: гомер итү, хезмәт баскычлары, эшчәнлек һәм иҗат юллары. Ул миннән ике яшькә олырак, икебез дә гыйнвар аенда туганбыз, икебезнең дә әтиләребез сугышта югала: Габделхәмит Миргазетдин улы (1904 е.т.) 1942 елның 30 ноябрендә һәлак була, минем әти - Гариф Газыйм улы (1907 е.т.) Великие Луки районында алган яраларыннан 1943 елның 11 нче февралендә вафат була. Әниләребез икесе дә 5-әр бала белән тол кала, аларны аякка бастыра, югары белем бирә. Икесенең дә олы уллары - Әсхәт абый (1929-2008) һәм Салих абый (1932-2013) Зирекле урта мәктәбен 1951 елда, иң беренче чыгарылыш укучылары буларак, 12 сыйныфташлары белән тәмамлап, югары белем алдылар. Кадрия Зирекле мәктәбенең - 7 нче чыгарылышы (1956/57 уку елы), мин 9 нчы чыгарылышы (1958/59 уку елы) укучылары булдык. Ул елларда тумышы белән Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылы егете Исхаков Мингалим Хафиз улы (1933 е.т.) (без аны Галим абый диеп йөртә идек) мәктәптә «Яшьлек» исемле әдәби түгәрәк оештырып җибәргән иде. Икебез дә шигырьләребезне шушы түгәрәктә укыдык. Мин мәктәпнең гомуми газетасын җитәклим, язам, рәссам буларак бизим, шигырьләребезне шунда урнаштырам. 40 еллап вакыт узгач, Галим абый шул әдәби түгәрәккә йөргән укучыларның шигырьләреннән һәм язмаларыннан төзелгән альбомны бүләк итеп Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена җибәрде. Галим абый мәктәп укытучыларының комсомол оешмасын, Кадрияләр сыйныфын җитәкләде, 1956 елда (яшь кенә булса да) Татарстан укытучыларының II съездына Ямаш районыннан делегат булып җибәрелде, аннан Татар Булчиена (хәзерге Акбүре авылына) мәктәп директоры итеп билгеләнде (1958-1961). Сирәк кенә булса да, аның белән хәбәрләшеп торабыз. Балалар аны бик яратты. Күрәсең, безгә дә, шигырьләр язып азапланучы балаларга да, үзләрендә ышаныч, өмет, татар әдәбиятына ихтирам һәм кызыксыну уята алган. Рәхмәт, Галим абый. Моны без үскәч кенә, җитлеккәч кенә аңлаганбыз. Кереш сүзем озынга китсә дә, шигъри чишмә башының кайдан башланганын аңлата алдым кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев