Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Файдалы җыентык

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөлфия Ринат кызының "Җырдай моңлы туган телем,татар теле" дигән китабы чыкты.Ул үзенең иҗат җимешен туганы Гайфуллина Нәзирә Шәрәфетдин кызы белән бергә тормышка ашырды. Тел балага бишектән үк милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый.Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала....

    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Гөлфия Ринат кызының "Җырдай моңлы туган телем,татар теле" дигән китабы чыкты.Ул үзенең иҗат җимешен туганы Гайфуллина Нәзирә Шәрәфетдин кызы белән бергә тормышка ашырды.
    Тел балага бишектән үк милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый.Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә безнең билгеле шәхесләребез, галимнәребез, язучы һәм шагыйрьләребез туган телгә зур игътибар бирәләр. Шагыйрь Наҗар Нәҗми аны "җырдай моңлы", Равил Фәйзуллин "тыйнак, басынкы, түзем", И.Гыйләҗев "тәмле, күркәм, өстен", ә Хәсән Туфан "күкрәүләр теле,батыр һәм җәүһәр мирас" дип атыйлар.
    Туган телне саклау һәм үстерү-көнүзәк мәсьәлә, телнең яшәеше,үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
    Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган чараларыбыз балаларның телен үстерә, логик фикерләү сәләтен булдыра, тирә-юньне танып белергә өйрәтә, туган иленә, туган җиренә, халкына мәхәббәт тәрбияли.
    Җыентыкта бай эчтәлекле материал тупланган, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль дәүләт белем бирү стандарты, "Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы структурасына федераль дәүләт таләпләренең" белем бирү өлкәләре эчтәлегенә таянып эшләнгән.
    Китапка бәяләмә педагогия фәннәре кандидаты Зарипова Зифа Мирхатовна тарафыннан язылган. Китап 200 данә чыгарылган.
    "Җырдай моңлы туган телем, татар теле" җыентыгы укучыларны кешелекле, туган телен, халкын яратучы, рухи яктан бай, югары әхлаклы шәхес итеп үстерүдә ышанычлы ярдәмлек.
    Мингалиева Ленүзә,
    11 нче сыйныф укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: