Гаилә җыелган җирдә
7 октябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Газыймовларның зур гаиләсе җыелган.
Әлегә ул гаиләдә бүгенге көнгә балалар, оныклар, бер оныкчык, кияү-киленнәр – барысы 21 кеше җыела. Алар бабалары Газыймов Мидхәт Гариф улын (элекке тарих укытучысы, музей хезмәткәре), әбиләре Зәйтүнә Гафур кызын (элекке физика укытучысы) Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме уңаеннан кайнар котлаганнар.
Очрашуга шулай ук ветеран укытучылар Фәсахов Рифгат Гаяз улы һәм Сәкинә Гариф кызы, Советская Татария газетасы исемендәге колхозның (Тубылгы Тау авылы) пенсионер терлекчесе Ибнәгыймова Асия Габдрахман кызы да чакырылды. Кайткан балалар, оныклар аларны да ихластан бәйрәмнәр белән котладылар. Котлауларга бүгенге көндә музейны җитәкләүче Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина һәм фонд белән эшләүче Гөлфия Госман кызы Газыймова да кушылды, алар ихластан җылы сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Ышанам, мондый эчкерсез, җылы очрашулар туганлык һәм гаилә бәйләнешләрен тагын да ныгытыр, дип, Мидхәт Газыймов үз фикерләре белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев