Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гаиләдә китап киштәсе

    Һич тә кү­ңе­лем ачыл­- мас­лык эчем пош­са, Үз-үзем­не кү­рал­мый­ча рухым төшсә... Шул ва­кыт­та мин ку­лы­ма ки­тап алам, Аның ис­ке сә­хи­фә­лә­рен ак­та­рам. Г. Ту­кай

    Ша­гыйрь­ләр, язу­чы­лар ки­тап­ка дан җыр­лый. Олы­лар ки­тап­тан җа­ны­на азык та­ба. Уку­чы ба­ла ки­та­бын сер­дәш итә. Яшь ке­ше мең дә бер со­ра­вы­на ки­тап­тан җа­вап эз­ли. Әйе, ки­тап - һәр­кем­нең юл­да­шы. Ул ха­лык­лар бе­лән ха­лык­лар­ны та­ныш­ты­ра. Чор­лар ара­сы­на кү­пер са­ла. Ме­нә шу­ңа кү­рә ки­тап­ны зур­лый­лар. Ки­тап- ке­ше­ләр­нең хә­те­ре, юл­да­шы, ки­ңәш­че­се, те­ле, укы­ту­чы­сы.

    "Ки­тап уку - га­җә­еп бер тә­рә­зә ул, шу­ның аша ба­ла­лар дөнь­я­ны һәм үз­лә­рен-үз­лә­ре кү­рә­ләр һәм та­нып бе­лә­ләр" (В.А. Су­хом­линс­кий). Ба­ла кү­ңе­ле ке­че яшь­тән үк ки­тап­ка тар­ты­ла. Ма­тур­лык­ка, ка­мил­лек­кә, сән­гать­кә ом­ты­лу­ны та­би­гать үзе сал­ган, кү­рәм­сең. Якын­на­рын ул: "Ки­тап укы, әки­ят сөй­лә", - дип апты­ра­тып бе­те­рә. Әм­ма, ни га­җәп, үзе хә­реф та­ный, укый бе­лә баш­ла­гач, бу ом­ты­лыш ки­мер­гә мөм­кин. Әл­бәт­тә, хә­зер компь­ю­тер­лар за­ма­ны бул­гач, ба­ла уку­га тү­гел, ә шун­да уй­нау­га күб­рәк ва­кыт са­рыф итә. Ба­ла­лар­ны ки­тап­лар укыр­га кы­зык­сын­ды­ру, сөй­ләм те­лен, фи­кер­ләү сә­лә­тен үс­те­рү, ки­тап­ны сак­лап то­ту хи­се тәр­би­я­ләү мак­са­тын­нан без­нең мәк­тәп­тә дә­рес­ләр­дә һәм дә­рес­ләр­дән тыш төр­ле ча­ра­лар үт­кә­ре­лә. ("Ки­тап сө­ю­че­ләр бәй­рә­ме", "Иң күп ки­тап уку­чы", "Иң ма­тур ши­гырь сөй­ләү­че бәй­ге­се", "Ә­ки­ят­ләр дөнь­я­сын­да" һ.б.). Мон­дый бәй­рәм­нәр­гә ки­тап­ха­нә­че­ләр, әти-әни­ләр дә ча­кы­ры­ла. Шу­лай ук уку­чы­лар укы­ту­чы­лар бе­лән ра­йон ки­тап­ха­нә­сен­дә үт­кә­рел­гән төр­ле ча­ра­лар­да кат­на­ша­лар. Ки­тап­ха­нә­че­ләр яңа ки­тап­лар бе­лән та­ныш­ты­ра­лар, ки­тап уку ка­гый­дә­лә­ре­нә өй­рә­тә­ләр, уен­нар үт­кә­рә­ләр.

    2012 нче ел Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сының та­ри­хи-мә­дә­ни ми­ра­сы елы дип игъ­лан ител­де. Шул уңай­дан класс­тан тыш үт­кә­рел­гән ча­ра­лар­да ки­тап ба­су та­ри­хы, бе­рен­че кулъ­яз­ма ки­тап­лар бар­лык­ка ки­лүе, Та­тарс­тан­да­гы ки­тап­ха­нә­ләр ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар җыю ба­ла­лар­ны бик тә кы­зык­сын­ды­ра.

    Га­и­лә­дә дә ки­тап­ка мә­хәб­бәт, сак­чыл ка­раш, ма­тур әдә­би­ят уку­га кы­зык­сы­ну тәр­би­я­ләү бик зур әһә­ми­ят­кә ия. Га­и­лә­дә ба­ла­лар өчен ки­тап киш­тә­се бул­ды­ру ба­ла­лар­ның уку­ы­на, фи­кер­ләү­лә­ре­нә бик зур йо­гын­ты ясый.

    Ата-ана­лар өчен ки­ңәш­ләр:

    - Ки­тап бе­лән кы­зык­сы­ну­ны ке­че яшь­тән үк тәр­би­я­лә­гез;

    - Ки­тап са­тып ал­ган­да би­зәк­ле, ма­тур ки­тап­лар алыр­га ты­ры­шы­гыз;

    - Күб­рәк бер­гә­ләп укыр­га ты­ры­шы­гыз;

    - Укы­ган ки­та­бы­гыз ту­рын­да га­и­лә­гез бе­лән фи­кер алы­шы­гыз;

    - Ба­ла­гыз­га ки­тап ав­то­ры ту­рын­да сөй­лә­гез;

    - Өе­гез­дә кеч­ке­нә ге­нә бул­са да ки­тап­ха­нә бул­ды­рыр­га ты­ры­шы­гыз;

    - Га­и­лә­гез ки­тап­ла­рын сак­лап, ба­ла­гыз­да ки­тап­ка ка­ра­та сак­чыл ка­раш, их­ти­рам тәр­би­я­лә­гез.

    Ха­лык те­лен­дә: "Ки­тап - бе­лем чиш­мә­се", "Ки­тап - ке­ше­нең дус­ты" ди­гән мә­каль - әй­тем­нәр бар. Ки­тап ке­ше­дә күр­кәм сый­фат­лар тәр­би­я­ли, дөнь­я­ны та­нып бе­лер­гә бу­лы­ша. Әй­дә­гез, ба­ры­быз да ки­тап бе­лән дус бу­лыйк!

    Гү­зә­лия

    ГЫЙЛЬ­МЕТ­ДИ­НО­ВА,

    Яңа Чиш­мә баш­лан­гыч мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: