Гаиләнең нигезе – тугрылык
6 июльдә Архангел авыл җирлеге Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан кунаклар кабул итте. Җирле мәдәният авыл йорты сәхнәсендә барлык авыл җирлекләреннән килгән 5, 10, 25 һәм 50 ел бергә бәхетле гомер кичергән гаиләләрне (юбилярлар) хөрмәтләделәр. Шахмай авылыннан бик күп дистә еллар бергә...
6 июльдә Архангел авыл җирлеге Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан кунаклар кабул итте. Җирле мәдәният авыл йорты сәхнәсендә барлык авыл җирлекләреннән килгән 5, 10, 25 һәм 50 ел бергә бәхетле гомер кичергән гаиләләрне (юбилярлар) хөрмәтләделәр. Шахмай авылыннан бик күп дистә еллар бергә яшәүче Шәриповлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.
Православие динендәге изге, никах һәм гаиләне яклаучы Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм елдан-ел киңрәк колач ала бара. Әлеге бәйрәмне хәзер һәр гаиләдә көтеп алалар.
Чөнки бу бәйрәм мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү һәм кадерләү, үз бәхетеңнең кадерен белү, бергә бәхетле булу кебек какшамас гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерә.
Петр һәм Феврония мәхәббәте турындагы җырны башкарганнан соң, солисткалар триосы залда урын алган юбиляр парларга бәйрәм символы булган ромашка чәчәкләре тапшырдылар. Сәхнә түренә бер-бер артлы бәхетле парлар күтәрелде. 5 һәм 10 ел бергә яшәүче яшь парлар: Волчья Бистәсеннән Кичевлар, Шахмайдан Гыйльметдиновлар гаиләләрен һәм башкаларны Яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова көмеш туй юбилярлары адресына җылы сүзләрен җиткерде.
Сәхнәгә 2012 елда бергә гомер итүләренә 25 ел булган 11 гаилә чакырылды. Чараны алып баручыларның сөйләгәннәре һәм экранда күрсәтелгән слайдлар залдагыларны һәр гаилә, аларның үткән һәм хәзерге тормышлары белән таныштырды. Район артистлары башкаруында рус һәм татар телләрендә мәхәббәт, тугрылык һәм туй турында җырлар яңгырады.
Кунаклар арасында үз мәхәббәтләрен гомер буе саклап һәм намуслы хезмәт итеп, ярты гасыр иңгә-иң куеп яшәүчеләр дә бар иде. Болар: Рус Чабаксарыннан Парамоновлар, Акбүредән Яһудиннар, Зирекледән Гыймадиевлар, Ленинодан Игнашиннар, Шахмайдан Нурулиннар гаиләләре. Аларның барысы да акыллы һәм тәртипле балалар үстергәннәр, оныклары, хәтта күбесенең оныкларының да балалары бар инде.
Шахмайдан хөрмәткә лаек педагоглар Әсхать Зариф улы һәм Роза Камил кызы Шәриповлар гаиләсе районда яшәүчеләрнең барысына да яхшы таныш. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, балалары да, династияне дәвам итеп, барысы да укытучы һөнәрен сайлаганнар. Район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар советы рәисе Наилә Закирова әлеге гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Ул аларга һәм барлык гаиләләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, озын-озак еллар яшәүләрен теләде. Концерт "Гаилә гимны" җыры белән тәмамланды, ә тантана бәйрәм табыны янында дәвам итте.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев