Халык белән аралаштык
Туган телебез - татар теле бай тарихлы, җырлы, моңлы тел. Хәзерге вакытта бик күпләр: "Татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була?" диләр. Бу сорауларга милләттәшебез Садри Максуди сүзләре белән: "Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора...
Туган телебез - татар теле бай тарихлы, җырлы, моңлы тел. Хәзерге вакытта бик күпләр: "Татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була?" диләр. Бу сорауларга милләттәшебез Садри Максуди сүзләре белән: "Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз", - дип җавап бирәсе килә. Без бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз. Милләтебезнең бүгенге хәле дә, киләчәге дә үзебезнең кулларда.
Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрү традициягә әйләнеп бара. Бәйгене үткәрүнең максаты - халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга тарту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, милли-әхлакый байлыкларга кызыксыну уяту. Черемухово урта мәктәбе дә "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашты. Бу акциядә барлыгы 54 бала катнашты. Иң элек мәктәптә әзерлек эшләре алып барылды. Без "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе символикасы төшерелгән түш-тамгалар, буклет-сүзлекләр ясадык, укучыларыбызны кешеләр белән итагатьле сөйләшергә, сораулар бирергә өйрәттек. Акциягә ашханә эшчеләрен, китапханәчеләрне, сатучыларны, укытучыларны, мәктәптәге җыештыручыларны, ата-аналарны да тарттык. Кичәдә ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрдек. Татар телен ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксындык, буклет-сүзлекләр тараттык. Аннан соң кибеткә, мәдәният йортына юл тоттык. Анда эшләүчеләр белән аралаштык. Халык белән сөйләшү, аралашу укучыларыбызга бик ошады. Киләсе елларда да "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашырбыз дигән фикергә килдек.
Алинә Рамазанова, татар теле укытучысы
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев