Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Халык өчен бергә кылган эшләр

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәният елы кысаларында безнең районда да төрле чаралар оештырылачак. Ниләр үткәреләчәк, җирле артистлар яңачишмәлеләрне нәрсәләр белән шаккатырачак - боларның һәммәсе хакында Яңа Чишмә районы мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева сөйләп үтте.

-Гадәттә кайсыдыр тармакка өстенлек күрсәтеп, елны билгеләгәндә шушы тармакка күбрәк игътибар итү күзаллана.
- Бик дөрес. Мәдәният елында безнең районда үткәреләчәк чаралар планы расланды. Әлбәттә, авыл җирендә мәдәният үсеш алсын өчен яңа мәдәният объектлары төзү, булганнарын ремонтлау һәм яңадан торгызу мөһим. Хәзер районда Красный Октябрь поселогында яңа клуб төзелә. Акчаны республика бүлеп бирде, объектны "Төзүче" ҖЧҖ төзи. Җирле бюджет тарафыннан барлык мәдәният учреждениеләренә агымдагы ремонт эшләре үткәрү планлаштырылган. Болардан тыш, АМЙ өчен тавыш һәм яктырту җиһазлары сатып алу, иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары тектерү, музейның күргәзмә фондын тулыландыру да планда.
- Мәдәният хезмәткәрләренең матди хәлләрен яхшырту буенча чаралар билгеләндеме?
- Әлбәттә. Хезмәткә түләү һәм хезмәткәрләрне бүләкләү системасын камилләштерүгә җитди игътибар биреләчәк. Аерым алганда, "Нәтиҗәле контракт"ка күчү планлаштырыла, анда мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге исәпкә алыначак. Белгечләрнең квалификацияләрен арттыру һәм яңа һөнәр үзләштерү өлкәсендә үзәкләштерелгән китапханә системасы, үзәкләштерелгән клуб системасы, БСМ, музей хезмәткәрләре өстәмә һөнәри белем алу институты базасында махсус курслар үтә алалар.
Ел саен ТР авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениеләренә конкурс үткәрелә, бу ел да аннан читтә калмас. Монда клублар, китапханәләр, музей, Балалар сәнгать мәктәбе катнашачак. Федераль бюджет тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар җиңүчеләргә бүләк булачак. Районның барлык мәдәният учреждениеләре ТР мәдәният министрлыгы гранты өчен көрәшәчәкләр.- Теләсә кайсы өлкәнең төп байлыгы - шунда эшләүче кешеләр...
- Яңа Чишмә районы үзенең иҗади хезмәткәрләре белән дан тота. Әйтергә кирәк, "Рябинушка" халык фольклор ансамбле, "Архангел чибәре" халык вокаль коллективы, "Илем" җыр һәм бию халык ансамбле, "Яшьләр" халык театры коллективы, "Ялкын - Зажигай" төркеме", "Сурэкэ" халык фольклор коллективы, "Сувенир" халык вокаль-инструменталь ансамбле коллективлары аның "алтын фонды" булып тора. Әлеге коллективлар "халык" исемен яуладылар һәм күп еллар буена бу исемгә лаеклы булуларын исбатлыйлар, аларны тамашачылар да бик ярата. Иҗади яшьләр дә осталыклары буенча өлкән хезмәттәшләреннән бер дә калышмый. Вокаль эстрада дуэтлары, триолар теләсә кайсы концертның бизәге булып тора.
Чаллы Башындагы "Өмет" балалар театрын республикада да беләләр. Безнең бик шәп яшь җырчыларыбыз да бар. Балалар сәнгать мәктәбендә дә югары профессиональ коллектив эшли. БСМ-дә тәрбияләнүчеләр: җырчылар һәм мәдәни чараларда даими катнашып килгән "Шешминка" ансамбленең ничә еллар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулавы һәм лауреат исеме алуы очраклы хәл түгел.
- Китапханәләр дә мәдәният өлкәсенә керә бит. Аларда эш ничегрәк тора?
- Мәктәп укучылары белән танып белү буенча очрашу-әңгәмәләр, китап күргәзмәләре, китапларны тәкъдир итүләр оештырыла. Китапханәчеләр китап укучылар өчен традицион формалардан тыш, ниндидер яңалыклар кертергә дә омтылалар. Әйтик, апрель аенда Рәсәй буенча "Библиосумерки" акциясе үтәчәк, ил (шул исәптән безнең дә) китапханәчеләре кичке сәгать 10 га чаклы эшләячәкләр. Республикада китапханәләргә һәрдаим фондларны тулыландыру буенча дәүләт ярдәм күрсәтеп тора.
- Зирекледә халык иҗаты һәм көнкүреше музее, Яңа Чишмәдә туган якны өйрәнү музее бар, анда эшләр ничегрәк тора?
- Зирекле музее бик актив эшли, аның фонды да бай. Тик музей урнашкан бина экспозицияләр урнаштыру өчен кечкенә. Аның тынгы белмәс директоры Мидхәт Газыймов эшен яратып башкара. Аннан кала, музей әле булган экспонатларны күрсәтү белән генә чикләнми, ул кешеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Быел музей авыл китапханәләре белән берлектә "Яңа Чишмә районының Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре" китабын бастыру өчен материаллар җыю эшен дәвам итә. Мидхәт Гариф улының планнары гел зурдан.
Узган ел музей җиһазлары, компьютер техникасы сатып алгач, экспонатлар җыйгач, тантаналы шартларда Яңа Чишмә музее ачылды, ул туган ягыбызның мәдәни мирасын саклап калуга өстәмә өлеш кертәчәк.
- Әңгәмәбез азагында районда Мәдәният елында нинди чаралар планлаштырылуы турында да кыскача сөйләп китсәгез иде.
- Кыскача була алмый, планнарыбыз зурдан. Яңачишмәлеләр җирле артистлар һәм читтән килгән профессиональ артистлар чыгышын тыңлап хозурлана алачаклар, бары афишаларны карап барырга һәм иренмичә булган чараларга йөрергә генә кирәк. Кешегә бит рухи азык та кирәк, гаилә бюджетыннан мәдәни чараларга йөрү өчен дә өлеш чыгарырга кирәк. Җирле үзешчән коллективлар бездә концертларны еш куялар, килегез, рәхәтләнеп карагыз, ял итеп китәрсез! Актив гастроль эшчәнлеген дә дәвам итәбез, район эчендә, районнан читтә дә концертлар белән йөриячәкбез. Шушы елның беренче кварталында мәдәният учреждениеләренең, үзешчән сәнгать коллективларының "Сердцу милый отчий край" дип исемләнгән иҗат отчетлары узачак.
Аннан тыш, безнең иҗат коллективлары, элеккегечә, районда смотр-конкурсларда, республика, төбәк һәм бөтен рәсәй күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә һәм концертларда - әйтик, "Уяв", "Учук", "Питрау", "Каравон" фестивальләрендә, "Спасс ярминкәсе"ндә һ.б.-да катнашачаклар.
Яшь талантларны ачыклау, барлау һәм үстерү буенча район конкурслары һәм фестивальләре үткәрү традициясе дә сакланачак. Балалар сәнгать мәктәбе Мәдәният елына багышлап "Киләчәк биредә башлана" дип исемләнгән отчет концерты хәзерли.
Узган елгы эшкә нәтиҗәләрне март аенда узачак Бөтенрәсәй мәдәният хезмәткәрләре көнендә ясаячакбыз һәм агымдагы елга бурычлар билгеләячәкбез.
Әңгәмәне Ольга ИВАНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев