Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Халык коллективлары этнофестиваль лауреатлары булган

"Архангел чибәре" халык коллективы һәм "Яңа Чишмә таңнары" ансамбле" Татарстан - безнең йортыбыз" дип аталган этномәдәни фестиваль лауреатлары дипломнары белән бүләкләнгәннәр.

"Архангел чибәре" халык коллективы һәм "Яңа Чишмә таңнары" ансамбле (җитәкчесе Наталья Таротина), Нурлатта үткән этномәдәни фестиваленең зона туры җиңүчеләре буларак, 4 ноябрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында "Татарстан - безнең йортыбыз" фестивале гала-концертында катнашкан.
Барлык катнашучыларны Совет Рәисе урынбасары - Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сәламләгән. Барлыгы 170 милләт халкы, 300 дән артык катнашучы, ТРның иң яхшы коллективлары катнашкан. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларга җиткергән мөрәҗәгатендә: "Республиканың көче һәм байлыгы нәкъ менә шундый күп төрлелектә", - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев