Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Халык җәүһәрләре югалмас

    Ха­лык ара­сын­да ши­гырь­ләр, мә­зәк­ләр, так­мак-так­ма­за­лар, әки­ят­ләр җы­ю­чы­лар шак­тый. Лә­кин ке­ше­ләр­нең хәс­рә­тен йө­рә­ге аша үт­кә­реп, күп­ме­дер ва­кыт алар тор­мы­шы бе­лән яшәп ка­рау­чы­лар бик си­рәк. Әле­ге си­рәк ке­ше­ләр­нең бер­се - Зи­рек­ле авы­лы ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­реш му­зее җи­тәк­че­се Мид­хәт Га­риф улы Га­зый­мов. Аның та­ра­фын­нан 425 бә­ет җы­е­лып һәм иҗат ите­леп, дүрт ки­тап...

    22 май көн­не аның дүр­тен­че ки­та­бын тәкъ­дир итү өчен без Ак­бү­ре авы­лы мә­дә­ни­ят йор­ты­на җы­ел­дык. Бу юлы ур­та яшь­тә­ге­ләр бе­лән бер­гә чәч­лә­ре­нә чал кер­гән абый­лар, ак яу­лык­лы апа­лар ча­кы­ру­лы иде. Алар­ны Мид­хәт ага ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән клуб­ның сән­гать җи­тәк­че­се, ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы һәм алып ба­ру­чы Га­лия Та­һир кы­зы Мин­ши­на ча­кыр­ган иде. Һәр­бер­се­нең йөзе уй­чан, күз­лә­рен­дә моң. Күр­гән кай­гы-хәс­рәт­лә­ре ту­рын­да ачык­тан-ачык сөй­лә­мә­сә­ләр дә, аны би­ре­гә йө­рәк­лә­ре­нә "са­лып" кил­гән­нәр. Оч­ра­шу мул итеп әзер­лән­гән та­бын ар­тын­да үт­те. Мәҗ­лес­кә кил­гән һәр ке­ше күч­тә­нә­чен дә алып кил­гән.

    Тәкъ­дир итү­не Га­лия Та­һир кы­зы баш­лап җи­бәр­де, ул бә­ет­ләр­нең үзен­чә­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­де. Мид­хәт ага Га­зый­мов­ның эш­чән­ле­ге­нә юга­ры бәя би­реп, олы рәх­мә­тен җит­кер­де һәм сүз­не шигъ­ри җан­лы, үз эшен җи­ре­нә җит­ке­реп эшләр­гә ты­ры­шу­чы авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Җә­лә­лет­ди­нов Җәү­дәт Мәх­мүт улы­на бир­де. Ул бә­ет ав­тор­ла­ры­на ка­ра­та җы­лы сүз­лә­рен кыз­ган­ма­ды. Алар­ның та­гын шу­лай иҗат итү­лә­рен, ка­ләм­лә­ре­нең та­гын да чар­ла­на тө­шү­ен те­лә­де.

    Ин­де сүз ча­ра­ның төп ку­на­гы - ав­тор­ның үзе­нә би­рел­де. Мид­хәт ага ашык­мый­ча, сал­мак кы­на, үзе­нә хас ке­ше­ләр­не ты­ныч­лан­ды­ра тор­ган йом­шак та­вы­шы бе­лән сүз баш­ла­ды. Иң бе­рен­че ки­тап­ка кер­тер­гә өл­гер­мә­гән бер­ни­чә бә­ет ав­то­рын­нан га­фу үтен­де. Ан­нан ки­тап­ка бә­ет­ләр­не туп­лау, бас­ты­ру ту­рын­да тәф­сил­ләп сөй­лә­де. Хәй­ран калыр­лык: аның бе­рен­че ки­та­бы­на - 122, икен­че­се­нә- 150, өчен­че ки­тап­ка - 79 һәм дүр­тен­че ки­тап­ка 74 бә­ет кер­гән. Ни­ка­дәр йо­кы­сыз төн­нәр, дул­кын­ла­ну­лар, са­быр­лык, бе­раз гы­на үҗәт­лек тә ки­рәк әле­ге эш­не баш­ка­рып чы­гу өчен. Бу хез­мәт­не үл­чәп тә, бә­я­ләп тә бе­те­рер­лек тү­гел.

    Мид­хәт ага­ның чы­гы­шын­нан соң, әле­ге ча­ра­ны оеш­ты­ру­да яр­дәм ит­кән мәк­тәп му­зее җи­тәк­че­се Вә­сил Вә­лиул­лин сүз ал­ды, ул Мид­хәт ага­ның әле­ге җы­ен­ты­гы­на, аның эш­чән­ле­ге­нә сок­ла­ну­ын яшер­мә­де. Зи­рек­ле авы­лы му­зе­е­на Вә­сил Вә­ли­җан улы ике экс­по­нат бү­ләк ит­те: бе­рен­че­се - алар му­зе­ен­да кон­фет кә­газь­лә­ре кол­лек­ци­я­се­нә бер экс­по­нат (сүз уңа­ен­нан, Мид­хәт ага һәм ул җи­тәк­че­лек ит­кән акыл­лы, бул­дык­лы му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре - Ли­дия Зө­фәр кы­зы, Ил­ги­зә Хәм­зә кы­зы 2004 ел­дан бир­ле 3500 дән ар­тык кон­фет кә­га­зе, 7200дән ар­тык чәй тарт­ма­сы, 110 да­нә­дән ар­тык ка­лай чәй са­выт­ла­ры җы­йганнар), икен­че­се - За­һи­дә апа Юны­со­ва ва­сы­я­те­нең кү­чер­мә­се. Әле­ге ва­сы­ять­не Сөл­чә Баш авы­лын­да 11 ир ба­ла үс­тер­гән ана үзе исән ча­гын­да язып кал­дыр­ган. Го­ме­ре бу­е­на тор­мы­шын ба­ла­лар тәр­би­я­ләү­гә һәм ту­ган ил­гә хез­мәт итү­гә ба­гышл­аган, хал­кы­быз­ның го­реф-га­дәт­лә­ре­нә туг­ры ка­лып, биш ва­кыт на­ма­зын кал­дыр­мый го­мер ит­кән әбинең әле­ге кү­ңел җәү­һә­рен Вә­сил Вә­ли­җан улы укы­ган­да зал­да­гы­лар­ның күз­лә­рен­дә эн­җедәй яшь бөр­тек­лә­ре ял­ты­ра­ды. Әле­ге яз­ма­ның кү­чер­мә­се хә­зер ике авыл му­зе­е­ның фонд­ла­рын ту­лы­лан­ды­ра­чак.

    Сүз ал­ган Фә­рит Мәү­лет улы Юны­сов бү­ген­ге кат­лау­лы за­ман­да акту­аль бул­ган ана бе­лән ба­ла мө­нә­сә­бәт­лә­ре проб­ле­ма­ла­рын куз­гат­ты. Үсеп ки­лү­че бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­дә шун­дый җы­ен­тык­лар­ның мө­һим роль уй­на­вын бил­ге­ләп уз­ды ул.

    Шу­лай ук ки­тап ав­то­ры­на һәм аның хез­мәт җи­ме­ше­нә ка­ра­та җы­лы сүз­ләр бе­лән Гөл­фи­рә апа За­ки­ро­ва, Ис­ла­мия Мор­та­зи­на, Эль­ми­ра Нә­фи­ко­ва, Гө­лия Вә­лиул­ли­на­лар­ның чы­гыш­ла­ры йө­рәк­ләр­гә үтеп ке­рер­лек иде. Ки­чә ахы­рын­да Мид­хәт ага һәр кил­гән ке­ше­гә үзе­нең ки­тап­ла­рын бү­ләк ит­те.

    Авы­лы­быз­ның хөр­мәт­ле ке­ше­се Гөл­сы­лу апа Му­си­на­ның мәҗ­лес­не Коръ­ән сү­рә­лә­ре бе­лән тә­мам­ла­вы ямь өс­те­нә ямь бул­ды.

    Әле­ге оч­ра­шу без­нең кү­ңел­лә­ре­без­дә әле озак сак­ла­ныр. Шу­шы ма­тур ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га бар­лык кат­на­шу­чы­лар исе­мен­нән олы рәх­мәт бел­де­рә­се ки­лә.

    Гө­лия ВӘ­ЛИ­УЛ­ЛИ­НА,

    Ак­бү­ре ур­та мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: