Халык җылы кабул итте
22 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Чишмә РМЙ да Казанның "Ворожея" рус җыры театры һәм ТРның атказанган артисты Вил Усманов катнашында бәйрәм концерты булды. Лариса ФЕДОРОВА
"Ворожея" ансамбле башкаруында рус халык җырлары аеруча да дәртләндерерлек итеп яңгырады, ә аларның матур итеп елмаюларыннан тамашачы залы тагы да яктырып киткәндәй булды. Шушындый күтәренке кәефтә яңачишмәлеләр чын ир-атлар бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән котлаулар кабул иттеләр, район башкарма комитеты җитәкчесе һәммәсенә дә исәнлек-саулык, бәхет, тыныч күк йөзе теләде. Аның котлау сүзләре һәм теләкләре көчле алкышлар белән кабул ителде. ТРның атказанган артисты Вил Усманов чыгышын да тамашачылар җылы кабул итте. Беренче җырын башкарганнан соң ук аның тавышы яхшырак ишетелсен өчен залда утыручыларның берсе музыканы бераз акрынайтуны үтенде. Җырчы шунда ук татар халык җырын акапеллага башкарды. Вил Усманов тугры дуслык турындагы җырдан соң мәхәббәт турындагы җырларга күчте, тамашачыларга үзләренең беренче мәхәббәтләрен искә алуларын теләде. Рус телендә "Идет солдат по городу" җыры да яңгырады, аңа тамашачылар да кушылды. Соңыннан Вил Усманов гүзәл затларыбызны якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, алар хөрмәтенә "Син үзең миңа дәва" дигән җырын бүләк итте.
Рәсемнәрдә: "Ворожея" ансамбле чыгышы һәм Вил Усманов (автор фотосы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев