Хатларда – күңел җылысы
Газиз баласы үлемен кичергән ата-ананың хәлен баласын мәңгелеккә югалту ачысын татыган, үз башыннан үткәргән кеше генә аңлыйдыр. Андыйларның дөньясы тараеп, алар мәңгелеккә китеп югалган балалары үткән юллар, еллар турындагы уйлар, истәлекләр эчендә яшиләр дисәң, ялгыш булмастыр. Тубылгы Таудан Ярулла ага Кәримов гаиләсенә бу ачы бала хәсрәтен ике тапкыр кичерергә туры...
Газиз баласы үлемен кичергән ата-ананың хәлен баласын мәңгелеккә югалту ачысын татыган, үз башыннан үткәргән кеше генә аңлыйдыр. Андыйларның дөньясы тараеп, алар мәңгелеккә китеп югалган балалары үткән юллар, еллар турындагы уйлар, истәлекләр эчендә яшиләр дисәң, ялгыш булмастыр.
Тубылгы Таудан Ярулла ага Кәримов гаиләсенә бу ачы бала хәсрәтен ике тапкыр кичерергә туры килә: бер-бер артлы ул һәм кызлары фани дөньядан бакыйлыкка күчәләр. Бу язмада шуларның берсе - Юнир Ярулла улын искә, телгә алып үтүебез аның рухына дога булып барып ирешсен.
Өстәлемдә - яңа китап. Юнир Кәримовның хикәяләр, 42 хат һәм фоторәсемнәр урын алган "Солдат хатлары" (гыйбрәтле повесть) дип аталган китабы. Үзләре вафатыннан соң авылдашлары, туганнары, якыннары ярдәме белән иҗат җимешләре тупланып дөнья күргән китап авторларының бусы өченчесе (Шахмайдан һәм Чертуштан Зәйнәп Хәбибуллина белән Әкрәм Гайнановтан соң). Китаптагы хатлар - Юнирның армия хезмәтеннән (1980-82 еллар) әти-әнисе һәм туганнары адресына юлланган хатлары. Китапны кулга алып, беренче битен ачу белән мин аларны бер тында укып чыктым. Юнирның туган ягына, туган нигезенә, якыннарына олы мәхәббәт, күңел җылысы, якты өмет, сагыну-сагыш хисләре белән сугарылган бу хатларын туплап, эшкәртеп китап итеп дөньяга чыгарган Ярулла ага Кәрим улын иртәрәк югалтасын сизенгән диярсең, шул гомердән бирле аның хатлары сакланып килгән. Аларның эчтәлегеннән Юнир Ярулла улының, кая гына булса да, хыял дөньясында яшәгәнлеге аңлашыла. Якыннары адресына юлланган һәр язмасы аның кечкенә генә хикәя сыман. Берсендә ул үзе дә: "…Хыялый да инде мин, гомерем буе хыялланып яшәдем, киләчәктә минем повесть, хикәяләр аерым китап булып чыгарлар. Мин язучы булачакмын. Шагыйрь түгел, ә прозаик. Сез бу китапларны укырсыз. Үз балаңның китабын укып утыру ата-ана өчен нинди зур бәхет!!! Мин армиядән соң, иртәме-соңмы, яшь язучылар сафына басачакмын… Мин моңа ышанам. Чөнки мин үземдәге талантны сизәм…, - дип, хыялланып язган була да бит… Дөнья без дигәнчә генә түгел шул. Шулай да улының китап чыгару хыялын үзе үлгәннән соң булса да Ярулла ага чынга ашырган. Бу китапны якты дөньяга чыгаруда үзләреннән өлеш керткән Роза, Айгөл, Алсу Кәримоваларның Юнир Ярулла улына булган олы хөрмәтләре дә аның рухына дога булып барып ирешсен.
Китапның беренче битендә урын алган Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Миңзифа Сабированың кереш сүзе Юнир Ярулла улы турындагы якты истәлекләрне (кыскача гына аның узган гомер юлы) үз эченә алган. Язмасы азагында ул: "Юнирның "Солдат хатлары" дигән китабын укучылар сөенеп кабул итәрләр. Киләчәктә китапның дәвамы да якты дөньяга аваз салыр әле, бәлки, дигән өметтә калабыз", - ди. Амин, шулай була күрсен.
"Солдат хатлары" белән якыннанрак танышырга һәм аны үз китап киштәләрендә булдырырга теләүчеләр, миңа калса, аз булмас. Чөнки Юнир Кәримов турындагы якты истәлекләрне әле күпләр онытырга өлгермәгәндер, йөрәкләренең бер почмагында сакланадыр, дип уйлыйм. Хөрмәтле укучым! Китап синең хөкемгә әзер, укы һәм нәтиҗә яса, диясе генә кала.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев