Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәзерге заман меценатлары

    Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә бул­ган са­ен ми­не рус һәм Ев­ро­па рәс­сам­на­ры­ның кар­ти­на­ла­рын­нан тор­ган бай кол­лек­ция га­җәп­лән­де­рә. Алар­ның са­ны да ел­дан-ел ар­та ба­ра. Бу кар­ти­на­лар Уль­я­новск өл­кә­се Ди­мит­ровг­рад шә­һә­рен­дә яшәү­че ме­це­нат Ев­ге­ний Ду­на­ев­ның ту­ган мәк­тә­бе­нә яса­ган бү­лә­ге. Азат МУ­СИН Ев­ге­ний Сер­ге­е­вич Ду­на­ев 1971 ел­ны Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен тә­мам­ла­ган (ул ва­фат бул­ган А.С....

    Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә бул­ган са­ен ми­не рус һәм Ев­ро­па рәс­сам­на­ры­ның кар­ти­на­ла­рын­нан тор­ган бай кол­лек­ция га­җәп­лән­де­рә. Алар­ның са­ны да ел­дан-ел ар­та ба­ра. Бу кар­ти­на­лар Уль­я­новск өл­кә­се Ди­мит­ровг­рад шә­һә­рен­дә яшәү­че ме­це­нат Ев­ге­ний Ду­на­ев­ның ту­ган мәк­тә­бе­нә яса­ган бү­лә­ге.

    Азат МУ­СИН

    Ев­ге­ний Сер­ге­е­вич Ду­на­ев 1971 ел­ны Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен тә­мам­ла­ган (ул ва­фат бул­ган А.С. Губ­кин­ның класс­та­шы). Соң­гы ел­лар­да ул ту­ган авы­лы­на еш кай­та һәм һәр юлы ту­ган мәк­тә­бе­нә бү­ләк­кә дис­тә­лә­гән кар­ти­на (алар ин­де 50дән ар­тып кит­кән) бү­ләк итә. Ме­нә бу юлы да Җи­ңү кө­не ал­дын­нан ха­ты­ны Люд­ми­ла Сер­ге­ев­на (ту­мы­шы бе­лән ул Чис­тай­дан) бе­лән бер­гә­ләп бү­ләк­кә ХХ га­сыр ба­шы рус рәс­сам­на­ры­ның 28 кар­ти­на­сын алып кайт­кан­нар.

    Без­нең бе­лән сөй­ләш­кән­дә Ев­ге­ний Ду­на­ев үзе­нең элект­ро­ни­ка ли­ни­я­се бу­ен­ча эш­лә­вен, дөнь­я­кү­ләм ше­девр­лар - кар­ти­на­лар җыю һәм, ну­мер­ла­ган­нан соң, кин­дер ту­кы­ма­га, кә­газь­гә бас­ты­рып чы­га­ру бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Са­ма­ра­да­гы "Ра­ду­га" нәш­ри­ят йор­ты бе­лән нык­лы элем­тә­дә бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те. Е.С. Ду­на­ев ба­гет мас­терс­ко­ен­да бик ма­тур рам­ка­лар ясый һәм кар­ти­на­лар­ны рам­га куя һәм ин­де ме­нә дүр­тен­че тап­кыр ту­ган мәк­тә­бе­нә бү­ләк­ләр бе­лән кай­та. Аның ха­ты­ны Люд­ми­ла Сер­ге­ев­на уку­чы­лар­га һәм укы­ту­чы­лар­га кар­ти­на­лар­ның эч­тә­ле­ге, алар­да тас­вир­лан­ган (су­рәт­лән­гән) ва­кый­га­лар ту­рын­да сөй­лә­де (бу юлы­сы реп­ро­дук­ци­я­ләр­нең кү­бе­се 1812 ел­да­гы Ва­тан су­гы­шы­на ба­гыш­лан­ган иде).

    Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва мәк­тәп­кә шун­дый ма­тур бү­ләк ясау­ла­ры өчен Ду­на­ев­лар­га рәх­мәт бел­дер­де, шун­дый чы­га­ры­лыш уку­чы­ла­ры бу­луы - бу гим­на­зи­я­нең бә­хе­те, ди­де, алар­га ки­лә­чәк­тә дә уңыш­лар те­лә­де һәм ра­йон җи­тәк­че­ле­ге исе­мен­нән Ду­на­ев­лар­ны ра­йон Са­бан ту­е­на ча­кыр­ды.

    Рәсемдә: гимназия ди-ректоры Татьяна Сырова, ирле-хатынлы Евгений һәм Людмила Дунаевлар, район башлыгы урынба-сары Наилә Закирова (сулдан уңга)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: