Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иң мөһиме - сыйфат!

24 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә ТР районнарындагы әдәби берләшмәләр һәм түгәрәк җитәкчеләренең республика семинары булган. Безнең районнан "Бөреләр" әдәби түгәрәге җитәкчесе Мидхәт Газыймов катнашкан.

Семинарда 33 районнан әдәби түгәрәк җитәкчеләре, Казанның әдәби түгәрәк әгъзалары, КФУ-дан "Әллүки" түгәрәге әгъзалары килгән. Семинарны Берлек рәисе Рәфис Корбанов үткәргән. Семинарда катнашучылар алдында Татарстанның халык шагыйре, фән, мәгариф һәм мәдәният буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының Һөнәри сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Динә Хәйретдинова, Татарстанның халык шагыйре, "Татмедиа" ААҖ гендиректоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратында мәдәниятне һәм телләрне үстерү секторы мөдире, язучы Галимҗан Гыйльманов, Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү буенча комиссия рәисе, язучы Тәлгат Галиуллин чыгыш ясаганнар. Семинарга шулай ук Фоат Галимуллин, Нәҗибә Ихсанова, Флера Тарханова, Айдар Хәлим, Гәрәй Рәхим кебек күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, һ.б. да килгән.
Семинарга Рәзил Вәлиев тарафыннан Төркиядән махсус чакырылган тарихчы, ТР Фәннәр Академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләт белән очрашу җылы шартларда үткән.Чыгыш ясаучыларның барысы да әдәбият дөньясы турындагы хатирәләре белән уртаклашканнар, хәзерге яшь язучыларга киңәшләр биргәннәр, бүгенге көндә шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, китаплар бастырып чыгаручы авторларга эшнең сыйфатын күтәрү кирәклегенә басым ясаганнар. Республика шәһәрләрендәге әдәби берләшмә җитәкчеләре үзләренең эшләре турында сөйләгәннәр, тәҗрибә уртаклашканнар. Әдәби түгәрәкләр эшендәге кискен мәсьәләләр, проблемалар да күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев