Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Җиңү Салюты“ гала-концерты

"Җиңү салюты" фестиваленең иң яхшы концерт номерлары 3 мартта район Мәдәният йортында үткән гала-концерт өчен сайлап алынган иде. Сәхнәдә район авылларыннан җыелган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре урын алган, аларны "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы"на юбилей медальләре тапшыру өчен чакырганнар. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле сәхнәгә менә алмаганнарга медальләрне...

"Җиңү салюты" фестиваленең иң яхшы концерт номерлары 3 мартта район Мәдәният йортында үткән гала-концерт өчен сайлап алынган иде.
Сәхнәдә район авылларыннан җыелган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре урын алган, аларны "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы"на юбилей медальләре тапшыру өчен чакырганнар. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле сәхнәгә менә алмаганнарга медальләрне залга төшеп тапшырдылар. Әлеге мәртәбәле миссияне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Казан кунагы - ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаялар башкарды. Алар ветераннарны җылы сүзләр әйтеп, кочаклап, күкрәкләренә медаль тактылар, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар. Тик башта аларның һәркайсы сугыш һәм тыл ветераннарына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте: -Безнең өчен эшләгән яхшылыкларыгыз, бәхетле тормышыбыз өчен сезнең алда баш иябез. Әле тагын озын-озак еллар безнең янәшәбездә булуыгызны телибез.
Аннан соң ветераннарның тамашачы залыннан урын алуларын сорадылар һәм гала-концерт башланды. Артистлар белән бергә ветераннар кабат дәһшәтле сугыш елларына әйләнеп кайтып, һәр чыгышны игътибарлап, үз башларыннан үткәреп күзәттеләр. Черемухово АМЙ иҗат коллективы сугыштагы хатын-кызлар турында психологик этюд, шушы ике төшенчәнең тәңгәл килмәвен тасвирлап күрсәтте. Ә менә Архангел Бистәсе укучылары чыгышы 1941 елдагы чыгарылыш сыйныф укучылары тарихын чагылдырды - малайлар һәм кызлар барысы да фронтка киткәннәр һәм кире әйләнеп кайтмаганнар. Бары тик аларның һәркайсының безгә мөрәҗәгать иткән сүзләре генә калган.
"Господа офицеры" җырын залдагылар аягүрә басып тыңлады.
Ветераннарның реакциясен күрү кирәк иде, чөнки алар бит иҗат отчетларына йөрмәгәннәр. Шул чордагы җырларны тыңлап, үткән вакыйгаларны үз башларыннан үткәреп алар яшьлекләренә кире кайткандай булдылар. Бу реакциядә иҗат коллективларының зур хезмәтенең чын бәясе чагылыш тапты. Чаллы Башы МЙ, гимназия коллективлары, райгаз, энергосбыт, электр челтәрләре, почта коллективларының үз программалары белән уртак чыгышы, "Селяночка" ветераннар ансамбле һ.б. чыгышы тәкъдим ителде. Тамашачылар аларны кызыксынып карадылар һәм бик җылы кабул иттеләр.
Гала-концерттан соң сәхнәдә җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаучыларны бүләкләделәр. Район башлыгы Вячеслав Козлов "Җиңү салюты" фестивалендә теләп катнашкан, зур тырышлык һәм көч куеп, үз талантларын күрсәтә алган барлык коллективларга да рәхмәт белдерде. Гала-концертта катнашкан һәркем аның кулыннан берәр номинация буенча диплом һәм бүләк алуга иреште. Авыл җирлекләре арасында Чаллы Башы АМЙ 3 дәрәҗә диплом һәм 15000 сумлык сертификат, Архангел АМЙ - 2 дәрәҗә диплом һәм 20000 сумлык сертификат, Черемухово АМЙ 1 дәрәҗә диплом һәм 25000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Район үзәгендәге оешмалар һәм предприятиеләр арасында Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалы 3 дәрәҗә диплом һәм 15 мең сумлык сертификатка, районның финанс оешмаларыннан җыелган коллектив (ТР Казначылыгы, РФ казначылыгы, Финанс-бюджет палатасы, Контроль-хисап палатасы, ПИЗО, Росгосстрах, Ак Барс банк, Саклык банкы, Татфондбанк һәм РЭЭЧ)- 2 дәрәҗә диплом һәм 20 мең сумлык сертификатка, "Челтәр компаниясе" ААҖ, район газ хезмәте, "Татэнергосбыт" ААҖ, "Россия почтасы"ның җыелма коллективы 1 дәрәҗә диплом һәм 25 мең сумлык сертификатка тиенде. Яңа Чишмә гимназиясе төп призга - 30 мең сумлык сертификатка һәм Гран-при лауреаты дипломына лаек булды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев