Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иҗади активлыкны арттыру юлында

Үткәрелгән чаралар уңышка ирешүдә сизелерлек ярдәм итә

Мәдәни тормыш 

Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре халыкның барлык категорияләре - балалар һәм яшүсмерләрдән алып өлкән яшьтәге кешеләр, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр белән актив эш алып баралар. Алар өчен концертлар, бәйрәм чаралары, уен программалары, халык күңел ачулары, шулай ук адреслы котлаулар оештырылган. 

 Үзәк клуб системасы директоры Валентина Семеняк беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре белән уртаклашты, ул мәдәни чараларга килүчеләр санының артуын билгеләп үтте. 

2024 елның беренче яртыеллыгында 2901 чара үткәрелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 9%ка күбрәк (2654). Бу чаралар 98 042 кешене колачлаган (2023 ел белән чагыштырганда 15%ка күбрәк (85 433). 

Массакүләм чаралар: Гаилә елын ачу тантанасы; СВОда катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары; «Яңа йолдыз астында» район Раштуа рус җыры фестивале; ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш - Сияние» фестивале; «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»; «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале, «Живи цвети - Победный май!» дип аталган патриотик җыр фестивале; татар телендә «ТАТАР СҮЗЕ» әдәби әсәрләр укучылар конкурсы; «Мини Мисс Яңа Чишмә - 2024» район матурлык һәм талантлар конкурсы.

Мәдәни тормышка кино зур өлеш кертә

Елның беренче 6 аенда кинозалга 2310 тамашачы килгән, бу 2023 елның гыйнвар-июнь айларына караганда 40 тамашачыга күбрәк. Кинозалда 86 кинофильм күрсәтелгән, 324 киносеанс үткәрелгән. Барлык сеанслар да түләүле нигездә, бу 589 530 сум җыярга мөмкинлек биргән (бу 2023 ел белән чагыштырганда 164 910 сумга күбрәк).

«Пушкин картасы» программасы кысаларында аеруча зур уңышка ирешелгән. 789 тамашачы җәлеп ителгән, 140 киносеанста 211 070 сум җыелган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 27 610 сумга күбрәк.
45 бушлай киносеанска 728 тамашачы килгән. Ун сеанс ачык һавада үткәрелгән.

    «Пушкин картасы» гамәлдә 

 «Пушкин картасы» буенча 176 чара үткәрелгән, әлеге чаралардан 498720 сум  акча җыелган. Авыл мәдәният йортларыннан бу суммага иң зур өлешне Чаллы Башы мәдәният йорты (28700 сум), Зирекле мәдәният йорты (27250 сум) керткән. Район мәдәният йорты 99650 сум эшләгән.

Дискотекаларга һәм концертларга билетлар сатудан, шулай ук «Пушкин картасы» программасы буенча үткәрелгән киносеанслар һәм чаралар күрсәтүдән барлыгы 1 389 924 сум акча җыелган.
Иҗат коллективларының казанышлары

Иҗат коллективларының конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашуы киләчәктә дә үсеш, яңа репертуар булдыру һәм башкару осталыгын арттыру өчен этәргеч булып тора.

Беренче яртыеллыкта иҗат коллективлары 1 халыкара лауреат дипломы, 3 Бөтенроссия дипломы, 1 - төбәкара, 8 - республика һәм 8 - район дипломы алган.

Проект эшчәнлегендә катнашу клуб эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең максатчан күрсәткече булып тора. Хисап чорында 8 проект эшләнгән. Ленино мәдәният йортының 125 мең сумлык 1 проект хупланган, өчесе - карауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев