Яңа Чишмә балалар иҗаты үзәге «Наше время - Безнең заман» фестивалендә 3 нче урынны алган
30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» X ачык республика телевизион фестивале узган.
Балалар иҗаты үзәге директоры Евгения Янова безнең район данын «Вокал. Кече формалар» номинациясендә яклаган. «Казачка вольная» композициясе компетентлы жюри игътибарын җәлеп иткән һәм аны гала-концертка сайлаганнар. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Евгения 3 урынны алган һәм аңа 4-5 ноябрьдә узачак суперфиналга Казанга чакыру бирелгән.
Евгения Янованы конкурска БСМнең вокал буенча педагогы Любовь Коновалова әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев