Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ике республика музыкаль конкурсларында призер булганнар
Яшь талантлар «Камская мозаика» һәм «Зимняя карусель» конкурсларында катнашканнар.
28 февральдә Чистайда «Камская мозаика» XVI республика конкурсы узган. Баянда уйнаучылар арасыннан Харрасов Риназ (l дәрәҗә Лауреат булган) һәм Темников Григорий (III дәрәҗә Лауреат Дипломы белән бүләкләнгән), гитара сыйныфыннан Мусин Мансур катнашкан.
«Шешминка» хореография ансамбленең «Звонкие капельки» кече төркеме «Шаян балалар» биюе белән «Зимняя карусель» Халыкара конкурс - фестивалендә катнашып, III дәрәҗә Лауреат Дипломына ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев