Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре җәйге чорга йомгак ясадылар
Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 8 ае эшенә йомгак ясадылар. Яңа Чишмә район мәдәният йортында узган киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова алдагы киңәшмә беркетмәсенең үтәлеше турында сөйләде. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
Мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы мәсьәлә каралды. Ул уртача 33 мең сум тәшкил итә (республика буенча 41 нче урын). Хезмәт хакы хезмәткәрләрнең белеменә, стаж, квалификация, бүләкләренә дә бәйле. Кызганычка каршы, 103 мәдәният хезмәткәренең (техник персоналдан кала) 40ы гына югары белемле, 58е - урта махсус һәм 5се - урта белемле.
- Укырга беркайчан да соң түгел, - диде Ринат Фәсахов. - Һәркемнең тиешле белем алу мөмкинлеге бар, шул чакта хезмәт хакы да күпкә югарырак булачак.
Клуб учреждениеләренең эше турында Үзәк клуб системасы (ҮКС) директоры Валентина Семеняк сөйләде.
Җәйге чорда 29 меңнән артык кешене колачлап 900ләп чара үткәрелгән. «Россия халыкларының мәдәни мирас» кысаларында байтак чаралар оештырылган: Сабантуй, Питрау, Бал спасы, «Выля, хут купас», «Бистә боҗрасы» һ.б. Һәр җирдә тематик стендлар булдырылган, мастер - класслар, әңгәмәләр, концертлар һәм спорт программалары үткәрелгән.
Районда «Халык» исеме белән 10 коллектив эшли һәм алар 11 фестивальдә катнашкан (шул исәптән 1се - халыкара, 5 - Бөтенроссия, 5 - төбәкара). «Архангельская краса», «Ак калфак», «Илем» коллективлары аеруча актив. Чыгыш ясаучы иң яхшы клублар һәм МЙ арасында Архангел, Черемухово, Волчья, Тубылгы Тау, Чаллы Башы, Чертуш, Ленино, Чуаш Чабаксарын атады, соңгы вакытта район мәдәният йорты да яхшылар сафында.
Кызганычка каршы, Новопоселенная Лебедкадагы клуб үз эшчәнлеген вакытлыча туктатты, шактый зур Шахмай мәдәният йортында да директор юк.
- Кыска вакыт эчендә кандидатураларны сайлап алып, бу вакансияләрне ябарга кирәк, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе.
Агымдагы елда клуб учреждениеләре грантлар алу өчен 22 проект әзерләп җибәргәннәр. Аларның өчесе (РМЙ, Чаллы Башы һәм Тубылгы Тау) 786 мең сумны откан инде, калганнары карала (2021 елда да 22 грант булган, 1,9 млн сумлык грант отканнар).
Кино хезмәте күрсәтү дә халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү бурычларының берсенә керә. Җәйге чорда 35 кинофильм күрсәтелгән. Киносеансларга 230 кеше килгән, 30,5 мең сум акча эшләгәннәр.
«Пушкин картасы» федераль милли проекты буенча барлык чорда 165 чара уздырылган, ә җәй дәвамында - 4 чара, 17,2 мең сум акча эшләгәннәр.
Клуб учреждениеләре тарафыннан территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча шактый эшләр эшләнә, алар җәй дәвамында чәчәкләргә күмелеп утыралар.
ҮКС директоры чыгышына йомгак ясап, Ринат Фәсахов халыкның барлык категорияләре белән эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклады, грантлар алуга барлык клублар һәм мәдәният йортлары да катнашырга, ә «Пушкин картасы» проекты буенча мәдәният һәм мәгариф бүлекләренең уртак чаралар планы булырга тиеш.
Үзәк китапханә системасы эше турында директор Светлана Мартышова хәбәр итте. Районда барлыгы 21 авыл, үзәк һәм район балалар китапханәсе бар. Гомуми китап фонды 241 меңнән артык китап тәшкил итә. 2022 елның 1 сентябренә ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан китап нәшрияты һәм федераль бюджеттан 2768 яңа китап кайткан.
Яңа Чишмәдән Мария Козлова (312 данә) һәм Зирекледән Мидхәт Газыймов (37) китапханәләргә китаплар бүләк иткәннәр. Августта ҮКС хезмәткәрләре район халкы һәм волонтерлар ярдәме белән Донбасска 422 китап җибәргәннәр.
Июнь-август айларында 284 массакүләм чара үткәрелгән, күбесе балалар өчен. Җәй буе китап күргәзмәләре эшләде. ҮКС хезмәткәрләре барлык район чараларында һәм акцияләрдә катнашалар, район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларында мәгълүмати почмаклар алып баралар. ҮКСнең ВК социаль челтәре һәм сайты яхшы эшли.
Районның биш китапханәсе социаль әһәмиятле грант конкурсларында катнаша, әмма әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Горшково һәм Петропавел китапханәләренең канәгатьләнерлек эшләмәве билгеләп үтелде.
Балалар сәнгать мәктәбе эше (БСМ) турында директор Ирина Слимова сөйләде. БСМдә барлыгы хореография, ИЗО, музыкаль бүлекләрдә (вокал, музыка кораллары - гитара, баян, фортепиано) 191 укучы шөгыльләнә.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, бигрәк тә хореография буенча («Шешминка» һәм «Родничок» ансамбльләрен без барыбыз да беләбез).
БСМ укытучылары күп кенә грант конкурсларында, район чараларында, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда катнаша. БСМне тәмамлаучыларның күбесе профильле югары уку йортларына һәм көллиятләргә укырга керә.
БСМнең үз сайты бар, ул даими яңартылып тора.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Ринат Фәсахов мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган шактый эшләрне билгеләп үтте һәм эшләрне активлаштырырга, булган вакансияләрне ябарга кирәклеген искәртте, балалар сәнгать мәктәбендә үзебезнең гармунчы-баянчыларны («районда яхшы баянчы табып булмый») һәм башка музыкантларны өйрәтергә, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрергә кирәк, диде.
Киңәшмә азагында җәйге чорда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне котладылар, шулай ук иң яхшы АМЙ һәм клубларны матур картиналар белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев