Яңа Чишмә районында Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәренә карата бәйрәмнәр уздыру нәтиҗәләре
Октябрь азагыннан алып 7 ноябрьгә кадәр социаль өлкә учреждениеләре Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәренә багышланган чаралар оештырганнар.
Әлеге әһәмиятле патриотик һәм сәяси даталарга карата чаралар әзерләүдә һәм аларны үткәрүдә мәктәпләр, китапханәләр, музейлар һәм авыл клублары актив катнашкан.
3 ноябрьдә мәктәпләрдә «ТР Конституциясе» темасына әңгәмә, «Без бергә булганда көчле!» дип аталган күргәзмә, шахмат турнирлары, «Үткәннәр янәшә» викторинасы һ. б. оештырылган.
3-8 ноябрьдә Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре тарафыннан оештырылган «Зур этнографик диктант» бөтенроссия агарту акциясендә 680 кеше катнашкан (узган елда - 578), бу - мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, мәктәп укучылары һәм районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре. 3 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йорты һәм мәктәпләр базасында диктантны оффлайн-режимда язганнар.
Мөһим даталарны бәйрәм итү кысаларында Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан Яңа Чишмәдә һәм Чирмешәндә мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу оештырылган. «Аҗаган» клубы хезмәткәрләре «Халыклар бердәмлеге көне» әңгәмәсе үткәргәннәр, ә Зирекле авылында (филиалда) аларның барлыкка килү тарихы турында сөйләшеп, төрле халык костюмнары ясау буенча мастер-класс үткән.
«Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала өчен «Россия көче - халык бердәмлегендә» дигән спорт эстафетасын үткәргәннәр.
Район музейларында «Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән» һәм «Татарстан символикасы» дигән күргәзмәләр узган. Зирекле музее һәм җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре «Безнең көчебез - бердәмлектә» дигән күңел ачу чарасы уздырганнар, анда милли костюмнар күргәзмәсен оештырганнар, конкурслар үткәргәннәр, халык биюләрен күрсәткәннәр. Туган якны өйрәнү музеенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара музей заллары буйлап экскурсия белән узган. Шахмай музеенда мәктәп укучылары өчен «Халыклар дуслыгы - тынычлык нигезе» дигән белем бирү сәгате оештырылган.
Авыл китапханәләрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Россиянең данлыклы уллары» тарих сәгате, «Ватан һәм бердәмлек» тарихи экскурсы, «Ата-бабаларыбызның данлы гамәлләре» тарихи панорамасы, батырлык сәгатьләре, викториналар, «Россия көче - бердәмлектә» китап күргәзмәләре һ.б., БСМдә онлайн - режимда «Без төрле, әмма без бердәм» иллюстрацияләнгән күргәзмә булып узган.
«Киномакс» кинозалында бәйрәм көннәрендә кино - премьералар күрсәтелгән, бу: «Петр 1. Последний царь и первый император», «Грозный папа», «Большое путешествие. Специальная доставка» һәм онлайн -режимда «Дуслык әйлән-бәйләне» дигән кино тәкъдим ителгән.
3 ноябрьдә Яңа Чишмәдәге Мәңгелек ут янында Призывник һәм Халыклар бердәмлеге көннәренә багышланган митинг узган, шул ук көнне РМЙда «Россия көче - безнең бердәмлектә» бәйрәм концерты булган. Концертлар шулай ук барлык торак пунктларда да оештырылган.
Бәйрәмнәр алдыннан китапханә хезмәткәрләре КФХларның мәгълүмат стендларында котлаулар урнаштырганнар, ә клуб хезмәткәрләре котлау агитбригадасы белән КФХларда булганнар.
6 ноябрьдә,ТР Конституциясенең 30 еллыгы көнендә, авыл клублары һәм АМЙлар хезмәткәрләре яшьләр өчен тематик конкурслар һәм викториналар белән дискотекалар, китапханәчеләр - «Татарстан тарихында әлеге көн» дигән танып белү, патриотизм сәгатьләре, викториналар, ә музейларда ТР Конституциясе көненә карата күргәзмәләр оештырылган.
Октябрь ахырыннан 7 ноябрьгә кадәр барлыгы 146 чара үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев