Яңа Чишмә районының иҗат коллективлары «Җәйге моңнар» дип исемләнгән халык мәдәнияте һәм иҗаты фестивалендә катнашканнар
26 июльдә Яңа Чишмә артистлары Шонталы район үзәгендәге мәйданда «Җәйге моңнар» фестивале кысаларында үзләренең концерт программасы белән Шонталы халкын сөендергәннәр.
Шонталы районы халкы өчен җәйге җомга кичәләрен үзешчән башкаручылар - музыкаль талантлар һәм бию осталары белән үткәрү күркәм традициягә әверелгән.
«Шешминские зори» казак җыры җыелма хоры, «Архангельская краса» халык вокаль коллективы, «Илем» халык җыр һәм бию ансамбле, «Сурэкэ» халык фольклор ансамбле, «Рябинушка» халык фольклор коллективы, «Моңлы чишмә» вокаль ансамбле, «Шешминка» хореография ансамбле, Наталья Таротина, Олеся Финагентова, Нәкыя Кашапова, Рамилә Халиковалар Шонталы халкына үзләренең чыгышларын бүләк иткәннәр.
Халык традицияләрен үстерүгә, мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре, осталыклары һәм «Җәйге моңнар» район фестивалендә актив катнашулары өчен Яңа Чишмә районы иҗат коллективы Шонталы муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев