Яңа Чишмә сәнгать мәктәбе талантларны ача
14 ноябрьдә Балалар сәнгать мәктәбендә «Иҗади гаилә» дип аталган фестиваль узды
Көзнең салкынча кичендә БСМнең актлар залында өйдәгечә җылы һәм рәхәт атмосфера хөкем сөрде. Залда бераз дулкынлану сизелде, чөнки концертта балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре, әбиләре һәм, хәтта бабалары да чыгыш ясарга чират көтте! Концерт кызыклы булырга охшаган иде.
Һәм, ниһаять, башланды. Тамашачылар, укытучылар һәм укучылар көчле алкышлар белән беренче чыгыш ясаучыларны каршы алды. Вокал бүлеге укучысы Диләрә Мисбахова һәм аның әнисе татар телендә «Туган тел» җырын җырладылар.
Икенчеләр булып Мусиннар гаиләсе чыгыш ясады. Инструменталь бүлек укучысы Мансур әнисе белән бергә «История любви» пьесасын башкардылар. Әнисе баянда, ә улы гитарада уйнады.
Алардан соң сәхнәгә Йосыф Хираҗев гаиләсе чыкты. Ул гитарада уйнарга өйрәнә һәм концертта әти, әни һәм уллары «В землянке» дип аталган Бөек Ватан сугышы чоры җырын башкардылар. Гитарада Йосыф үзе уйнады.
Аннары вокал бүлеге укучысы Даниил Бочкарев чыгыш ясады. Яңа Чишмәнең Изге Троица храмында күп еллар чаң кагучы булып хезмәт куйган бабасы белән бергә алар күңелгә үтеп керерлек итеп иеромонах Романның «Родник» җырын җырладылар. Даниилның бабасы җырлап кына калмыйча, җырның көен гитарада уйнады.
Аннары тамашачылар алдында Салиховлар гаиләсе үз талантларын күрсәтте. Фортепиано бүлегендә укучы Әминә әтисе - гитарачы Камил Зөбәер улы белән вокал бүлеге укучысы Мәдинәгә кушылдылар. Алар «Матушка земля» дигән популяр җырны бик яхшы башкардылар.
Вокалчы Настя Ерашованың гаиләсе (ул концертка әнисе һәм әбисе белән килгән иде) рус халык костюмнары киеп, дәртле итеп җырлап күрсәттеләр.
Иҗат кичәсен Храмовлар гаиләсенең чыгышы төгәлләде. Әниләре һәм ике кызның чыгышы тамашачыларның күңелләрен яулады. Милана, кайчандыр аның әнисе кебек үк, хореография бүлегендә укый.
Концерт бик күңелле килеп чыкты. Тамашачылар һәм балалар мәктәбе укытучылары кичә барышында сәхнәдә гаилә талантларының ачылуын күзәттеләр.
Барлык гаиләләр дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, һәммәсенә бүләкләр тапшырылды. Ә БСМ директоры Гөлүсә Рамазанова концертта катнашучыларның барысына да искиткеч хис-кичерешләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев