Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә «Колыбель таланта» фестивале узган

1 июньдә Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында «Колыбель таланта» дигән VI район фестиваль-конкурсы узган. Ул Халыкара балаларны яклау көненә, ТРда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.

Чарада «Вокал» һәм «Хореография» номинацияләрендә 20 номинант -барлыгы 62 бала катнашкан.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Гран-При «Вокал-соло» номинациясендә 8-10 яшьлек балалар төркемендә катнашкан Анастасия Ерашовага бирелгән.

«Милашки» бию төркеме, Ксения Пузикова һәм Диләрә Мисбахова (7 яшькә кадәргеләр төркемендә), Бочкарев Даниил (8 −10 яшьлек катнашучылар төркемендә) (Яңа Чишмә БСМ) I дәрәҗә лауреат булганнар.

«Таланты Ландыша» хореография ансамбле (Яңа Чишмә авылы «Ландыш» балалар бакчасы), «Непоседы» бию төркеме (Яңа Чишмә БСМ), Алена Миронова (Яңа Чишмә БСМ), Мансур Мусин (Яңа Чишмә БСМ), «Незабудки» вокаль ансамбле (Ленино АМЙ), «Дружные ребята» вокаль ансамбле (Яңа Чишмә БСМ) — II дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булганнар.

III дәрәҗә лауреатлары: «Яркие звездочки» бию төркеме (Яңа Чишмә БСМ), Светлана Алешина (Архангел АМЙ), Дарья Кашаева (Яңа Чишмә авылының «Золотой ключик» балалар бакчасы ), Азалия Шәрипова (Яңа Чишмә БСМ), Полина Константинова (Ленино АМЙ).

Барлык җиңүчеләрне дә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев