Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдә «Балкыш» республика фестивале конкурсының район этабы узды

Конкурста барлыгы 70кә якын өлкән яшьтәге үзешчән башкаручы катнашты.

Районыбыз талантлары

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев һәм район ветераннар Советы рәисе Александр Скоковлар сәламләде, алар биш кешедән торган жюри составында иделәр. 

Фестиваль программасы биш номинациядәге чыгышлардан торды.

«Нәфис сүз остасы». Тамашачылар фикеренчә, әлеге номинациядә чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә — Миләүшә Халикова (Акъяр), Валентина Меркурьева (Екатерина Бистәсе), Александр Скоков һәм Александра Патрикеева, Гөлнур Гатина (Тубылгы Тау) зона этабында катнашу, бәлки республика фестивалендә җиңүче булу хокукына да лаектыр. Нәфис сүз осталары тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләделәр. Афәрин! 

«Вокал-соло» номинациясе мондый фестивальләрнең өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади сәләтләренә никадәр үсеш бирүләрен күрсәтте. Әлеге номинациядә Рәисә Әхмәтова, Әлфия Гыйзамова, Нәкыйп Дәүләтшин, Светлана Соколова, Сания Хәлиуллина һәм Флер Гыйльметдиновлар чыгыш ясады. Аларның сәхнәгә күтәрелеп, үз номерларын югары дәрәҗәдә башкарулары — җырчыларның үзешчән артистлар гына түгеллегенә ышандыра. 

«Хореография» номинациясендә бары тик өч номер гына тәкъдим ителде, әмма бу гаҗәпләндерми, чөнки олы яшьтә Светлана Пьянзина кебек искитәрлек, Гөлсинә Сибгатова кебек ритмик һәм «Зирекле кызлары» ансамбле кебек гармонияле биючеләр булу җиңел түгел.

Мөгаен, Лениноның «Сурэкэ» һәм Чуаш Чабаксарының «Саванас» фольклор ансамбльләреннән иң яхшысын сайлау мөмкин түгелдер. Аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм үз стилен, үз характерын чагылдыра. Тамашачыларның күбесе аларның телләрен белмәсә дә, һәр чыгыш алкышларга күмелде. 

«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә җиңү өчен алты дәгъвачы көрәште: «Селяночка» (Яңа Чишмә), «Любава» (Архангел Бистәсе), Ивушка (Екатерина Бистәсе), Светлана Соколова һәм Вера Коноваловалар дуэты (Черемухово Бистәсе), Талир тәңкә (Чаллы Башы), «Подруга» (Петропавел Бистәсе).

Һәр ансамбльнең чыгышында тамашачы башта һәр коллективның үз-үзләрен тәкъдим итүләренә, аларның сәхнә костюмнарына, ә аннары инде җыр сайлауларына һәм аны ничек итеп башкаруларына бәя бирә. Әгәр дә иң матур тавышлы артист та бернәрсә дә белдерми торган йөз белән чыгыш ясаса, аның җырының бер сүзе дә тамашачы күңеленә үтеп кермәячәк. Ветераннарыбыз хисләрен кызганмыйча җырладылар һәм бу безне, тамашачыларны, бик тә сөендерде: без алар белән бергә борчылдык та, саубуллаштык та, көттек һәм очрашуга шатландык. «Балкыш» фестиваленең район этабында катнашучыларга безгә шундый хисләр бүләк иткәннәре өчен рәхмәт. 

Конкурсның район этабында җиңүчеләр соңрак билгеләнәчәк һәм оештыручылар бу хакта безгә хәбәр итәчәк. Зона этаплары 2024 елның мартыннан башлап апрельгә кадәр, ә ахыргысы — май аенда узачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев