Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа Чишмәдәге «Бөреләр» әдәби берләшмәсе турында

2011 елдан алып 2022 елга кадәр җирле авторларның иҗат җимешләре кергән «Яңа Чишмәм тамчылары», «Авылым, мин синең тәлгәшең» дигән китаплар һәм башка җыентыклар басылып чыга (барлыгы 54).

Яңа Чишмә районында 2011 елдан «Бөреләр» дип исемләнгән әдәби түгәрәк эшли башлый, китапханәләр системасы директоры Гөлнур Латыйпова аның беренче җитәкчесе була.

Район китапханәләрендә түгәрәк әгъзалары катнашында төрле очрашулар һәм әдәби чаралар үткәрелә. Бу чорда безнең район язучыларының 10нан артык китабы дөнья күрде. 

Әдәби түгәрәк рәисе урынбасары Мидхәт Газыймовның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә район язучыларының шигъри җыентыклары кергән «Яңа Чишмәм тамчылары» («Новошешминск — уголок тихий мой») җыентыгы басылып чыкты. Ул Яңа Чишмә районы оешуның 20 еллыгына багышланган иде.

2014 елдан әлеге әдәби берләшмәне Мидхәт Газыймов җитәкли башлады, ул берләшмәдә Яңа Чишмә районында гомер итүче каләм сөючеләрне генә түгел, ә районда туып-үскән һәм илебез буйлап таралып яшәүче шагыйрьләрне һәм язучыларны да җыйды. 

2015 елда «Авылым, мин синең тәлгәшең» («Малая Родина — пристань моей души») коллектив җыентык басылып чыга, китапка Яңа Чишмә районыннан чыккан 76 җирле авторның шигырьләре кергән. 

Мидхәт Газыймовның турыдан-туры ярдәме белән музей 54 китап чыгара, шуларның унтугызы — безнең якташларыбызның иҗат җимешләре. 

Зирекле музеена нигез салучы Мидхәт Газыймов үзе турында менә шундый тагын бер истәлек калдырды. 

Хәзер аның эшен хезмәттәшләре — Зирекле музее хезмәткәрләре дәвам итә.

2011 елдан алып 2022 елга кадәр җирле авторларның иҗат җимешләре кергән «Яңа Чишмәм тамчылары», «Авылым, мин синең тәлгәшең» дигән китаплар һәм башка җыентыклар басылып чыга (барлыгы 54).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев