Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Яңа йолдыз астында» фестивале

Иске Яңа ел алдыннан РМЙда фольклор җырының II Раштуа хәйрия фестивале узды.

«Яңа йолдыз астында» фестивале район һәм авыл мәдәният йортлары артистлары һәм иҗат коллективлары, Яңа Чишмә чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында узды.

Әлеге фестиваль үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның башкару осталыгы һәм килгән кунакларга яхшы кәеф бүләк итүләре белән истә калды. Тамашачылар искиткеч күп иде, керү ирекле, әмма һәркемгә район үзәгендәге Троица чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбе бинасын торгызуга хәйрия ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Залга керү урынында картон тартма куелган иде, анда чарага килүчеләрнең барысы да акча салды (кем күпме булдыра ала).

Фестивальне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев быел катнашучыларның күбрәк булуын һәм фестивальнең үсә баруын билгеләп үтте. Ул фестивальнең киләчәктә дә дәвам итүен һәм аңа яңачишмәлеләрнең күбрәк килүен теләде.

Александр Еронтьев барлык православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады, тынычлык, иминлек һәм уңышлар теләде. - Сезнең догаларыгыз ярдәмендә СВО зонасында булган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде, - дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренә Яңа Чишмә благочинные, Изге Троица гыйбадәтханәсе башлыгы Семионның атакай да кушылды. Ул Раштуа бәйрәменең асылы турында сөйләде, православие динендәге кешеләргә Ходай әмерләрен үтәү турында искә төшерде, дөньядагы вакыйгалар өчен җаваплылыкны да онытмаска һәм башка мөһим нәрсәләр турында күбрәк уйларга кирәклеген искәртте.

Рус җыры - ул кышкы Раштуа бәйрәмендә иң кирәклесе иде. Православие, турында халык, эстрада җырлары... Аларның исемнәре дә нинди бит әле, әйтик, «Колокольная Русь», «Валенки», «Метет метель», «Потолок ледяной», «Снег летит», «Новый год», «Казачка вольная», «При долинушке» һ.б. Шунысы сөендерә, бездә халык коллективлары һәм вокалчылар искиткеч сәләтле, алар чын артистлар кебек, күп еллар буе җырлаучылар. Үз чыгышларында алар рус җыр фольклорына хас булган интонацияне, хәрәкәтләр пластикасын, мимиканы, кыскасы, барысын да тиешенчә күрсәтә беләләр.

Балалар да өлкәннәрдән бу осталыкка өйрәнәләр: җырлау, хореография, музыка коралларында уйнау дисеңме. Фестивальне яшь биючеләр «Сияние звезды» композициясе белән ачып җибәрделәр, Дарья Янова «Московская кадриль» җырын, Полина Константинова һәм Арина Макарова дуэты, шулай ук якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр хоры - «Рождественский Сочельник», «Звездочки ярко сияли» җырын, баянчы Алексей Бельков «Полянка» музыкаль пьесасын башкардылар.

Шулай ук зурлар ансамбльләре: «Селяночка» (Яңа Чишмә авылы), «Околица» (Ленино АМЙ), «Шешминские зори», «Ивушка» (Екатерина АМЙ ), «Любава» (Архангел АМЙ), «Сувенир» һәм «Балаган» (Яңа Иванаево АМЙ),  «Сударушка» (Петропавел АМЙ), «Рябинушка» (Черемухово АМЙ), солистлар - Зинаида Кондеева (Ленино авылы), Евгения Янова (Яңа Чишмә), Екатерина һәм Максим Сальциннар дуэты (Черемухово АМЙ) үзләренең башкару осталыгы һәм матур халык костюмнары белән сөендерделәр.

Акапелла рәвәшендә (көйсез генә)  башкарылган «Бедная птичка» (Анастасия Якушкина), «По селу» («Архангельская краса») җырлары бик матур яңгырады. Үзенең актуальлеген югалтмаган «Над лесом солнце воссияло» дигән борынгы казак җыры күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.

Номер тәмамланганнан соң һәр чыгыш ясаучыга диплом һәм бүләк тапшырылды. Дипломнарны шулай ук балалар номерларын әзерләгән педагоглар да алды.

Фестивальне «Архангельская краса» ансамбле төгәлләде. Җырчылар тамашачыларны урыннарыннан кузгатты, ә тегеләре кулларын күтәреп, алар белән бергә «Вместе!» җырын башкардылар.

Һичшиксез, Раштуа концерты «чын йөрәктән, чын күңелдән» булган номерлары белән барысына да файдалы йогынты ясап, үз максатына иреште.

Фестиваль халык җыры традициясенең яңалыгын, үз матурлыгын югалтмавын, аңа ихтыяҗ булуны күрсәтте, ул безнең тамырларыбыз, халык мәдәниятенең бай катламы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев