“Иҗат дәрте алып китәбез”
5 декабрьдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина һәм сәнгать җитәкчесе Гөлнара Сәлахова җитәкчелегендәге "Талир тәңкә" фольклор ансамбле килде. Ансамбльдә катнашучылар пенсионерларның "Балкыш" республика фестиваленә дип тегелгән бик матур күлмәкләрдән иделәр. Якташларыбыз исә аннан дипломнар алып кайтканнар. Ансамбльнең исеме дә җисеменә туры килеп тора: алар...
5 декабрьдә халык иҗаты һәм көнкүреше музеена Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина һәм сәнгать җитәкчесе Гөлнара Сәлахова җитәкчелегендәге "Талир тәңкә" фольклор ансамбле килде. Ансамбльдә катнашучылар пенсионерларның "Балкыш" республика фестиваленә дип тегелгән бик матур күлмәкләрдән иделәр. Якташларыбыз исә аннан дипломнар алып кайтканнар.
Ансамбльнең исеме дә җисеменә туры килеп тора: алар халык җырларын башкаралар, бәетләр һәм мөнәҗәтләр җыялар, аларны укыйлар. Музейга да Чаллы Башында тупланган берничә бәет алып килгәннәр, Нургатина Дания кулдан чигелгән әйберләрен бүләк итте, Вафина Фирдәүсә өйдә тукып ясалган (20 нче гасыр башларында) сөлге алып килгән.
Очрашу "Татар халкы тормышында һәм иҗатында бәетләр һәм мөнәҗәтләр" дип аталган тема буенча үтте. Чыннан да, музей бу юнәлештә ныклап шөгыльләнә. Бүгенгесе көндә төрле чыганаклардан 1551 бәет җыелган, "Хәтер тамчылары" дип аталган баш астында 4 китап дөнья күрде. Алдагы 5 нче китапка төрле авыллардан 50дән артык бәет җыелды. Бәетләре булганнардан аларны безнең музейга җибәрүләрен сорыйм, чөнки бәетләр китабын бастырып чыгарырга әзерләнәбез. Вафина Фирдәүсә Чаллы Башы бәетләрен укыды, Раузетдинова Асия белән Нургатина Дания мөнәҗәтләр әйттеләр, ансамбльнең һәр әгъзасы үз чыгышын тәкъдим итте. Өч сәгатькә сузылган очрашуда уен-көлке, мәзәк сөйләнде, кәефләр күтәренке иде. Бу хакта Асия Раузетдинова менә ниләр әйтте: "Кешеләр ял итәргә Мисырга, Анталиягә, башка илләргә баралар. Сезнең музей җаннарны дәвалау өчен менә дигән шифаханә. Без биредән уңай эмоцияләр белән, ай буена җитәрлек иҗат дәрте алып китәбез".
Кунакларга музей буйлап экскурсия оештырылды. Аларны сөлгеләр, чигешләр коллекциясе, көнкүреш әйберләре, хезмәткәрләрнең көндәлек эше гаҗәпләндерде. Музей фондын тулыландыруда ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Әлбәттә, җанлы очрашу кайнар чәй, гөбәдияле табын янында үтте. Инде музейга җавап итеп визит белән барасы калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев