Район мәдәният учреждениеләренең "Халыкка һәм җиргә ярату белән" дип исемләнгән иҗат отчетлары старт алды.
Икенче зонада дүрт авылдан үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаган. АМЙ фойесында кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган, туган авыллары турында видеороликлар күрсәтелгән.
Чаллы Башы АМЙ дан жюри, хезмәттәшләре һәм тамашачылар хөкеменә "Капка төбендә" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән программа, "Бөркетләр", "Талир тәңкә" вокаль ансамбльләре, "Тамчы" балалар бию коллективы, "Наз" триосы, "Усмановлар" дуэты, "Заман" халык театры чыгышлары тәкъдим ителгән.
Шахмай һәм Акъяр АМЙ артистлары үз концерт программаларын күрсәткән. Чертушлылар "Мич чыгару" исемле бик кызык, онытылып бара торган йола күрсәткән. Тамаша залы халык белән тулы булган, артистларны көчле алкышларга күмгәннәр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев