Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Иҗат отчетларын төгәлләүче этап

19 февральдә РМЙда мәдәният бүлеге, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән оештырылган концерт Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә әзерләнгән иҗат отчетларын төгәлләүче этап булды. Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан үтте, мәртәбәле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хезмәт ветераннары, элеккеге сугышчы-интернационалистлар һәм башка "кайнар нокталар"дагы сугышчан...

19 февральдә РМЙда мәдәният бүлеге, район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән оештырылган концерт Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә әзерләнгән иҗат отчетларын төгәлләүче этап булды.
Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан үтте, мәртәбәле кунаклар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хезмәт ветераннары, элеккеге сугышчы-интернационалистлар һәм башка "кайнар нокталар"дагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде. Концерт алар турында - Ватанны саклаучыларның өч буыны, Бөек Җиңү, шушы куркыныч сугыш турында безнең Хәтер хакында иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать итеп, иҗат отчетларында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм залда урын алган ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча ТР хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Андрей Пичушкин котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Концерттан соң без кайбер тамашачылардан үзләренең тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык. Зирекледән Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Наил Лотфуллин болай диде:
-Искиткеч шәп тәэсирләр! Барысы да - оештыру да, бизәлеш тә бик ошады! Профессиональ артистлардан бер дә ким түгелләр. Җиңү бәйрәменә, Ватанны саклаучылар көненә, сугыш ветераннарына һәм безгә карата булган җылы карашлары, олы хөрмәт хисләре сизелеп торды. Бар да яхшы! Халкым өчен, илебез һәм Россия өчен горурлык хисләре кичердем.
Тәфсилләбрәк газетабызның чәршәмбе, 25 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев