Иҗаты гомерле булсын
24 апрель көнне Акъяр АМЙ да Габдулла Тукайның тууына 132 ел булу һәм Миләүшә Халикованың “Гомер юлы” дип аталган шигырьләр һәм истәлекләр җыентыгын тәкъдир итүгә багышланган кичә булды.
Бәйрәмгә районыбызның мөхтәрәм кешеләре: китапны гамәлгә куючы, проект авторы, Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музееның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов, китапның редакторы, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее“ мөдире Гөлнар Сабирова, Бөтендөнья Татар Конгрессы БКның җирле бүлеге җитәкчесе, Шахмай урта мәктәбе директоры Камил Хәйруллин , “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасының район бүлеге җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина, Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин, районның иҗат әһелләре – Шахмайдан Зәкия апа Гарифуллина, Резидә Абдуллина, Хамис Мөхәммәдиев, Чертуштан Наилә Ситдыйкова, Зирекледән Гөлшат Нуриева, Чистай шәһәреннән Шахмай авылында туып үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Халиков, авторның күпсанлы дуслары , туганнары, авылдашлары җыелган иде. Чара башланыр алдыннан Акъяр авылы турында видеоязма күрсәтелде. Кичәдә Тукайның “Кәҗә белән Сарыгы”, Акъяр вариантында, “Җырлы – моңлы балачак” төркеме балалары тарафыннан сәхнәләштерелде. Шулай ук “Акъяр сандугачлары” , “Акъярым” ансамбле һәм күпсанлы килгән кунаклар чыгыш ясады. Миләүшә Халикованың иҗатына соклануларын белдерделәр, иҗат итүен киләчәктә дә дәвам итүен теләделәр. Бәйрәм эчкерсез, ихлас һәм дустанә атмосферада узды. Бәйрәмебезнең икенче өлеше Миләүшә ханымның дуслары, авыл халкы һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре көче белән матур итеп әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.
Рамилә Халикова,
Акъяр авылы мәдәният йорты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев