Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Яз бии һәм җырлый!» (фоторепортаж)

22 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә БСМ укучыларының «Яз бии һәм җырлый!» дип исемләнгән отчет концерты узды. Тамаша залына чыгыш ясаучыларны карар өчен аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән иде.

Фанфарлар яңгырады һәм чарага килүчеләрнең күз карашлары тамаша башланган сәхнәгә юнәлде. Чараны алып баручы балалар чыгышларны игълан иттеләр, ә тамашачылар беренче минуттан ук матур, ачык һәм мавыктыргыч чыгышларны күзәтеп бардылар һәм балаларны көчле алкышлар белән хупладылар.  

Биючеләр, вокалчылар, вокал ансамбльләр, гитарачылар, баянчылар һәм пианистлар үзләренең осталыкларын тәкъдим иттеләр, бер ел эчендә ниләргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.
БСМ укучыларын искиткеч чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, уңышлы укулары өчен укытучыларына рәхмәт белдерәбез һәм барысына да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев