Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Җиденчесе...

Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз! Инде таныш булган, кулларына тотып укый алу бәхетенә ирешкән күпләр өчен "Хәтер тамчылары" бәетләр җыентыгының җиденчесе дөнья күргән. Аны басмага Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы бәет авторлары белән берлектә эшләгән.

Музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт ага Газыймов әлеге уңайдан менә ниләр сөйли:
- Бу юлы да үзебезнең төп принцибыбыздан читкә тайпылмадык: җыентыкка авторларның әле бирнинди басмага да кермәгән бәетләре тупланды. Дөрес, аларны автор ничек язды, шулай кулланып та булмады. Күбесен бераз эшкәртеп, җайлап, ягъни редакторлык һәм корректорлык эшләрен дә башкарып бирергә тырыштык, чөнки һәркем дә чын шагыйрь була алмый бит.
Кайгы килгән һәм хисләр ташып чыккан, йөрәккә мәңге сагыш тулган вакытларда языла бит ул бәетләр. Иң мөһиме - алар басмага кертелеп, китап рәвешендә дөнья күрсәләр, укыган саен һәлак булган, бакый дөньяга күчкән газиз якыннарыбызга дога булып ирешерләр, иншалла.
Чираттагы җыентыкка Яңа Чишмә, Арча, Байлар Сабасы, Алексеевск, Чистай районнары авылларында һәм Казанда иҗат ителгән бәетләр тупланды. Яңа авторлар да табылды: мәсәлән, Саба районы, Тимершык авылында туып - үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче Шакирова Дамирә Минневәкил кызы, шул ук районның Югары Симет авылында туган, хәзерге вакытта Саба гимназиясендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләүче Дамирә Шәйдулла кызы Кашапова һәм башкалар.
Бәетләрнең язылу формасы, эчтәлеге һәм сыйфаты турында укучының үз фикере булыр, билгеле. Шәхсән үзем беренче җыентыкларны, бәетләремне дәрәҗәле язучыларга, шагыйрьләргә бүләк итсәм дә, фикерләрен белергә теләсәм дә, битарафлыктан башка бернәрсә дә ала алмадым. Хәерлегә булсын!
Ничек кенә булса да, беренчедән, җыелган бәетләр дөнья күрә, икенчедән, тарихта кала, өченчедән, төрле фаҗигага эләгеп бакыйлыкка күчкән якыннарыбызга дога булып ирешер. Азмы - күпме дәрәҗәдә безнең тарафтан да милли мирасыбыз бүген үк тупланып, киләчәк буынга да калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев