Фестивальне оештыручылар - "Ак калфак" татар хатын-кызлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсе һәм Яңа Чишмәдәге Халыклар дуслыгы йорты.
Ул гаилә иҗаты традицияләрен үстерү һәм булышлык күрсәтү, талантлы гаиләләрне ачыклау һәм аларга булышу, гаилә белән ял сәгатьләрен үткәрүнең яңа формаларын җәелдерү максатында үткәрелә. Анда татар гаиләләре парлары катнаша, катнашучыларның яше чикләнмәгән. Бәяләү критерийлары:
музыкальлек (моңлылык);
башкару осталыгы;
тәкъдим ителәсе номерның эчтәлеге конкурс темасына туры килүе;
сәхнә мәдәнияте;
башкару дәрәҗәсе һәм артистлык осталыгы;
сәнгатьчә башкаруның үзенчәлелеге һәм яңалык кертелүе, тышкы кыяфәтнең номер жанрына туры килүе.
Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
"Иң яшь пар"
"Иң өлкән пар"
"Тамашачы мәхәббәте"
"Иң матур пар".
Язып тутырылган заявкаларны фестивальдә катнашучылар 2018 елның 10 февраленә кадәр оештыру комитетына, шулай ук электрон вариантта prostosdk@mail.ru адресы буенча җибәрә алалар. Зона туры 14 февральдә Чаллы Башы мәдәният йортында Гашыйклар көнендә кичке сәгать 6 да (18.00) булачак.
Фестиваль һәм заявка формасы турындагы положение хакында тәфсилләбрәк сез газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев