Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Илһам чишмәсе саекмый

Тубылгы Тауда яшәп иҗат итүче Нотфи ага Мифтахов кабат мине гаҗәпләндерде. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәсе көннәрдә: "Мидхәт, китабым чыкты бит, шуңа куанам",- диеп шалтыратты һәм, озын-озакка сузмыйча, 8 нче майда ук Нотфи Мифтаховларда кунакта булдым. "Зирекле музеена истәлегем булсын" дип, автографы белән үзенең "Авылым хатирәләре" дип исемләнгән 4 нче...

Тубылгы Тауда яшәп иҗат итүче Нотфи ага Мифтахов кабат мине гаҗәпләндерде. Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәсе көннәрдә: "Мидхәт, китабым чыкты бит, шуңа куанам",- диеп шалтыратты һәм, озын-озакка сузмыйча, 8 нче майда ук Нотфи Мифтаховларда кунакта булдым. "Зирекле музеена истәлегем булсын" дип, автографы белән үзенең "Авылым хатирәләре" дип исемләнгән 4 нче китапчыгын бүләк итте.
Афәрин, Нотфи ага. Китапчыкка шигырьләре, кыскача язмалары тупланган. 60 биттән торган җыентыкның тиражы, билгеле, зур түгел, 50 данә генә. Ләкин аны автор үз акчасына бастырып, бүләк итеп балаларына, туганнарына, якыннарына истәлеккә тарата. Бик күркәм, изге эш. Кабуллардан булсын.
Тышлыкта зәңгәр күк фонында Нотфи аганың үзе һәм гаиләсе яши торган өе, урта биттә гарәп хәрефләре белән бирелгән шәҗәрә.
Беренче битләрдә үк "Авылым хатирәләре" исеме астында Тубылгы Тау авылының халык хәтерендә сакланган тарихы да бирелгән. Абыйсы Шамилның да шигырьләрен урнаштырган.
Үз иҗатын барлауның максат-ниятен Нотфи ага кереш сүзендә болай аңлата: "Уйлап-уйлап утырдым да, үзем күргәннәрне, китаплардан укыганнарны, әти-бабайлардан ишеткән вакыйгаларны, риваятьләрне үзем исән вакытта язып калдырыйм дидем. Үземнең башлангыч белемем генә булганга (7 сыйныф), килешмәгән җирләре, хаталары булса, гафу итәрсез".
Миңа калса, язма истәлекләр калдырып бик дөрес эшли Нотфи ага, чөнки мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддин әйтүенчә, "Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер".
Халыкара музейлар көнендә, ягъни 18 майда Нотфи агага 76 яшь тулды. Аңа ихластан саулык-сәламәтлек, куанычлар, иҗатында яңа уңышлар һәм бәрәкәтле гомер телибез.
Ходайга шөкер, Әдәбият елы уңышлы гына дәвам итә.
Мидхәт Газыймов,
райондагы "Бөреләр" исемендәге
әдәби түгәрәк җитәкчесе, музей директоры
Редакциядән: Нотфи ага, без дә Мидхәт Гариф улының котлауларына кушылабыз. Үзегездән балаларыгызга, туганнарыгызга, Тубылгы Тау халкына, гомумән, киләчәк буынга мәңгелек истәлек калдыруыгызга чын күңелдән сөенәбез. Алда да картлыкка бирешми, көчле рухлы булып калыгыз, кулыгыздан каләмегезне төшерми, иҗат чишмәгезне саектырмый яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X