Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Ир-ат -дөнья тоткасы“

    Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Чертуш мәдәният йортында "Ир-ат - дөнья тоткасы" исемле тантаналы кичәдә Шахмай авыл җирлегенә кергән 3 авылдан уңган, булган ир-егетләр һәм аларның гаиләләре катнашты. Акыллы, гаилә җанлы, кайгыртучан ир-ат, әлбәттә, тормышта төп таяныч, терәк. Чаллы Башы авылыннан Дәүләтшин Нәкыйп абый шундый ир-атларның берсе, ул 32 ел туган...

    Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Чертуш мәдәният йортында "Ир-ат - дөнья тоткасы" исемле тантаналы кичәдә Шахмай авыл җирлегенә кергән 3 авылдан уңган, булган ир-егетләр һәм аларның гаиләләре катнашты. Акыллы, гаилә җанлы, кайгыртучан ир-ат, әлбәттә, тормышта төп таяныч, терәк.
    Чаллы Башы авылыннан Дәүләтшин Нәкыйп абый шундый ир-атларның берсе, ул 32 ел туган авылында механизатор булып эшли. Үз эшенең остасы. Эштән бушаган арада "Наз" ансамблендә гармунда уйнарга да өлгерә, "Заман" үзешчән театры артисты да, шулай ук Шахмай авыл җирлеге депутаты да ул. Гаиләсендә менә дигән хуҗа, балаларының, оныкларының яраткан кешесе .
    Шахмай авылыннан Илдар Гарифуллин, яшь кенә булуына карамастан, менә бишенче ел фермер хуҗалыгын җитәкли. Эшчән, акыллы Гарифуллиннар гаиләсе барыбыз өчен дә үрнәк!
    Чертуш авылыннан бригадир-учетчик вазыйфасын башкаручы, 3 бала атасы, гаилә җанлы, мәрхәмәтле, киң күңелле Хәлиуллин Ринат гаиләсе дә авылыбыз күрке. Котларга чыккан туганнары, дуслары аларның шундый икәнлекләрен зурлап сөйләделәр. Һәр ир-атның гаиләсен, тормыш иптәшләрен бик матур, эчтәлекле итеп тәкъдир иттеләр.
    Ир-егетләрне бар яктан да сынадык: җырлаттык та, биеттек тә, армия вакытларына кайтып, истәлекләре белән дә уртаклаштылар алар, автомат та сүтеп җыйдылар, ә аларның ничек итеп балаларын төреп, юатып йоклатканнарын күрсәгез?! Чын ир-атлар менә шундый була, диярсез. "Ир-атларга нинди сыйфатлар хас?" дигән сорауга төрле яшьтәге хатын - кызларның җавапларыннан торган видеоролик һәркемнең күңеленә хуш килде. Ирләр дә, үз чиратларында, хатын-кызларда нинди сыйфатларны яратканнарын сөйләделәр. Ә, иң тәмлесе онытыла язган бит. Ирләр, сөйгәннәрен шатландырып, тәмле тортлар да пешереп килгәннәр. Кемдер видеоролик күрсәтеп, кемдер сөйләп тәкъдим итте..
    "Әйтер сүзем бар" рубрикасында ир-егетләр тормышка үз карашларын белдереп, чын ирләрчә җавап бирделәр. Әйе, бәхетне алар туган җирләрендә тапкан, үз хезмәтләре, гаиләләре белән.
    Кичә күңелгә үтеп керерлек матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.
    Менә шундый дөнья тоткасы булырдай ир-егетләр белән үрнәк безнең гаиләләр!
    Акъяр башлангыч мәктәп-балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар" көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә кунак итеп балалар үзләренең әтиләрен, бабаларын, абыйларын чакырдылар. Алар үзләрен әтиләре, бабалары алдында "чын солдат" итеп хис иттеләр. Аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
    Балалар әтиләрен дә тик утыртмадылар. Бәйрәм тагын да җанланып китте. Бәйрәмне күңелле эстафета уеннары дәвам итте: "кем тизрәк", "боҗра әйләндерү", "шакмак ташу", "машина йөртү" һ.б. Әтиләр дә югалып калмады, уеннарда катнашып, үзләренең түземлекләрен, кыюлыкларын, көчләрен сынадылар. Викторина сорауларына да төгәл җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында нәниләр "Әтием" җырын башкарып, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
    Тамашачылар яшь артистларны чын күңелдән алкышларга күмделәр. Бу бәйрәмнең барысына да ошавы көләч, шат йөзләреннән күренеп торды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: