Реклама
Мәдәният һәм сәнгать
«Исән-сау кайтыгыз, егетләр!»
Зирекле музеенда солдат әниләре белән очрашу узды. Очрашуга солдатларның беренче укытучылары да чакырылган иде. Бәйрәмне оештыруда һәм алып баруда музей хезмәткәрләре белән берлектә Зирекледә яңа эш башлаган "Өмет" хатын-кызлар советы да актив катнашты. Бүген авылыбызның дүрт егете илебез чикләрен саклый, Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Алар: Кашапов Айнур Рөстәм улы...
Зирекле музеенда солдат әниләре белән очрашу узды. Очрашуга солдатларның беренче укытучылары да чакырылган иде. Бәйрәмне оештыруда һәм алып баруда музей хезмәткәрләре белән берлектә Зирекледә яңа эш башлаган "Өмет" хатын-кызлар советы да актив катнашты.
Бүген авылыбызның дүрт егете илебез чикләрен саклый, Ватан алдындагы изге бурычларын үти. Алар: Кашапов Айнур Рөстәм улы - Дагыстанның Каспийск шәһәрендә; Сәлахов Илсур Минзакир улы - Приморье өлкәсенең Артем шәһәрендә; Сәфәров Рауф Зөфәр улы - Бурятия республикасы башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә; Шәрифуллин Асаф Фәннур улы Тула шәһәрендә.
Очрашу Коръәннән сүрәләр укып, илгә-көнгә иминлек, һәрбарчабызга исәнлек-саулык теләү белән башланып китте. Төрле тәм-томнар белән тулган өстәл артында эчкерсез сөйләшү эчтәлегенә туры килүче шигырь юллары белән үрелеп барды. Әниләргә "Газизеңне озатканда нинди хисләр кичердегез?" - дигән сорау бирелгәч, барлык әниләрнең дә күзләрен яшь пәрдәсе каплады.
"Мин инде бер улымны озатып каршы алган, икенче улымны озаткан әни буларак, сүзне башлыйм әле", - диде Айнурның әнисе Зәкия апа Кашапова, - йөрәгеңнең бер өлеше алар белән китә инде… Беренче балаңны озатканда авыр, ләкин, вакытның никадәр аяусыз, озын, озак үтүен әле бик үк аңлап җиткермисең, ә икенчесе киткәндә, кем өчендер гап-гади булып йөгерә-йөгерә узган елның синең өчен иксез-чиксез булып узасын беләсең инде. Улларымның да хезмәт иткән урыннары - беренчесенең Казанда хезмәткә калып та, Чечня республикасында да чыныгу алуы, икенчесенең бик үк тыныч саналмаган Каспийск шәһәрендә диңгез десантчысы булып хезмәт итүе ата-ана күңелен сагайтмый калмый инде ул, бигрәк тә телефон аша сөйләшеп булмаган көннәрдә… Тик улларымның армия хезмәтен яратулары, һич тә зарланмаулары, алай гына да түгел, "Монда вакытның ничек узганы да сизелми, көн саен яңадан-яңа тренировкалар: кул сугышы, парашюттан сикерү, "марш-бросок"лар һ.б. була", диеп хәбәр итүләре дә күңелгә тынычлык бирә инде үзе, - дип, горурланып сүзен тәмамлады Зәкия апа. Илсурның әнисе Әлфия апа Сәлахова күз яшьләрен көчкә тыеп: "Өч тапкыр китеп, Казаннан өч тапкыр кире кайтты минем улым",- ди. Телефоннан сөйләшкәндә барысы да яхшы, әни, кайгырма дип, гел тынычландырып тора. Әлфия апаның сүзләрен куәтләп, Мидхәт Гариф улы Илсурдан килгән хатны укып узды: "…мин радист булып хезмәт итәм, хезмәттәшләрем арасында хәтта Татарстаннан да якташлар юк. Хезмәт иткән урыным бик яхшы, ашау-эчү ресторандагы кебек: икенче ашлар, теләгәнеңне сайлап алырга мөмкин, суган, сарымсакның өстәлдән төшкәне юк. Үзара мөнәсәбәтләр дә әйбәт. Минем өчен борчылмагыз… Монда хезмәт итүемә мин бик шат…".
- Без Рауфны озатырга Яңа Чишмәгә дә бардык, - дип, үзенең хатирәләре белән уртаклаша башлады Люция Гомәр кызы Сәфәрова, - улыма да, безгә дә улымның дуслары күңелсезләнергә ирек бирмәде, анда да безне тантаналы шартларда кабул иттеләр, балаларыбызга матур-матур теләкләр теләнде, концерт номерлары башкарылды. Казанда да аны минем туганнарым, үзенең дуслары каршы алганнар, матур итеп озатып калганнар. Хәзер ул танк частендә элемтә батальонында БТР да хезмәт итә. Хезмәт итү авыр түгел, вакыт полигонда булганда бигрәк тә тиз уза, шулай ук төрле-төрле хәрби машиналарда күнегүләр узу, "ату"ларга бару ошый дип әйтә, - дип сүзен дәвам итте ул. "Улым, сагынасыңмы? Кирәк булганмы сиңа ул армия?" - диеп сорагач, "әйе, әни, армия егет кеше өчен кирәк икән… сүз дә юк, сагындыра, ләкин монда тормышны, тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлыйсың икән ул", дип җавап бирде", - ди Люция Сәфәрова. Бу сүзләрне әйткәндә аның тавышында сагыну-сагыш та, улы белән горурлану хисләре дә чагылды.
"Әтисе әйткәнчә, хыялы тормышка ашты инде безнең улыбызның. Ул гел ВДВда хезмәт итәргә кызыкты", - дип җай гына башлап китте сүзен Асафның әнисе Лилия Шәрифуллина. "Безгә татар апалары ашарга пешерә, алар белән татарча сөйләшәбез", ди ул. Күптән түгел генә Мәскәү асты шәһәрләре аша сугыш буйлап экскурсия-өйрәнүләрдә булганнар. "Миңа бик ошый, спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар", дип сөйли ул безгә. Тик, "миннән хат көтмәгез инде, телефоннан сөйләшеп кенә торыйк", ди, һәм бик еш сөйләшеп тә торабыз…", - диде Лилия. "Шулай да Асафтан да хат алынды", - дип дәвам итте Митдхәт Гарифович Лилиянең сүзен: "Яшь солдатларга, армиягә баргач, кайбер урыннарда "обязаловка" - мәҗбүри хат яздыралар. Асафның да шундый хатлары булса кирәк болар". Мидхәт абый җайлап кына хатларны ачып укый башлады. Беренче хатта бераз хәл-әхвәл сорашу, үз хәлләрен бәян итү булса, калган ике хатта әнисенә багышланган шигырь юллары гына иде. "Асаф, Асаф булып калган инде, мәктәптә дә иншалар язарга яратмый иде ул", - диеп сүзгә кушылды Асафның укытучылары.
Хатлар турында сүз башлангач, "Аҗаган" яшүсмерләр клубы җитәкчесе Гөлшат Габдулла кызы да сүзгә кушылды. Үзләренең безнең авылдан гына түгел, районнан киткән солдатлар белән дә хатлар аша элемтәләр булдырулары, алардан матур-матур эчтәлектәге җаваплар алынуы хакында сөйләде. Клуб эшчәнлегенең юнәлеше дә балаларның ватанпәрвәр рухлы, физик яктан нык булып җитлегүен тәэмин итү өстендә эшләвен ассызыклады.
Лицей директоры Айрат Минвәли улы Хамәтвәлиевның сүзләрендә дә шул ук фикер чагылды - балалар нык, физик яктан чыныккан икән, аңа беркем дә, бер нәрсәдә дә куркыныч түгел. Димәк, балаларга шундый шартлар тудыру зарур һәм лицей да бу юнәлештә армый-талмый көч куя - патриотлык айлыклары, ветераннарга шефлык итү, армиядән хезмәт итеп кайткан солдатлар, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар оештыру, физкультура дәресләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур эшләр башкарылуын сөйләде. Һәм армиядәге егетләребезнең "Аҗаган" клубында да, лицейда да спорт ягыннан көчле, чыныккан егетләр булуын атады.
Балаларын инде каршы алырга өлгергән солдат әниләре исеменнән Фәүзия апа Гатина исә әниләрне юатып: "Вакыт үтә ул…, улларыгызның чыннан да чын ир-егетләр, чыныккан кешеләр булып кайтканын күреп сөенерсез, бәхетле очрашу мизгелләрен үзегез дә тоярсыз әле", - диде. Ә аның улы Рөстәмнең Зирекле егетләре арасында беренче водолаз булып хезмәт итүен Мидхәт Гариф улы әйтеп узды.
Очрашу азагында сүзне авыл советы башкарма комитеты рәисе Җәлил Рәшит улы алып, "безнең егетләребез сыната торганнардан түгел, чөнки аларның үрнәк алып яшәрлек әти-әниләре, туганнары, авылдашлары бар", диде. Шундый егетләр үстергән, тәрбияләгән өчен әти-әниләренә дә, лицей, "Аҗаган" коллективына, матур бәйрәм оештырган музей җитәкчеләре, хатын-кызлар советына да зур рәхмәтен җиткерде.
Очрашудан һәркем риза булып, рәхмәтләр әйтеп, оештыручыларга эшләрендә уңышлар теләп таралыштылар. Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Фәридә ВӘГЫЙЗОВА,
Зирекле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев