IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә йомгак ясалган
Конкурс 2021 елның 15 нче октябреннән башланган.
«Бәйгенең беренче этабы 2021 елның 10 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы районнарында, Россия Федерациясенең 38 төбәгендә һәм 7 чит илдәге татар иҗтимагый оешмаларында уздырылды»,- дип хәбәр итә редакциягә Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафина.
IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Болгария, Литва, Үзбәкстан, Әзербайҗан илләреннән милләттәшләребез катнашкан. Бәйгенең һәр этабына язучылар, шагыйрьләр, актерлар, режиссерлар, музей хезмәткәрләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре жюри әгъзалары итеп сайланган. Барлыгы 42 меңнән артык эш каралган.
Агымдагы елның 19-21 гыйнвар көннәрендә жюри әгъзалары бәйгенең 135 җиңүчесен билгеләгән.
2022 елның 17 февралендә Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә, бәйгене йомгаклап Гала-концерт узган. Концертның сценарий авторлары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков, сценарист, алып баручы Сөмбелә Вәлиәхмәтова; режиссеры - Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Радик Бариев.
Тубылгы Тау АМЙ каршында эшләп килүче «Ак калфак» халык ансамбле «Фронтовик язучылар әсәрләрен татар телендә күмәк башкару» номинациясендә М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырен башкарып бәйгедә 1 урын яулаган. Ансамбльне җиңүче дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләгәннәр. Чарада ансамбль җитәкчесе, Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафина да катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев