Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Изге мирасыбызны онытмыйк

Халкыбызның күп кенә гореф-гадәтләре динебез белән бәйле. Шуңа күрә аларны барлау һәм халыкка җиткерүдә районыбызның «Ак калфак» оешмасы район мөхтәсибәте, мөслимәләр берлеге белән тыгыз бәйләнештә торып эшләргә тырыша.

Балаларга әдәп-әхлак тәрбиясе бирә торган өзекләрдән спектакль күрсәтү, сурә уку ярышы шуларның ачык мисалы булып тора. 11 октябрьдә Зирекле авылы клубында үткәрелгән мөнәҗәтләр кичәсе шуларның чираттагысы булды. Бу хакта «Ак калфак» оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе җитәкчесе, Чаллы Башы авылының мәдәният йорты мөдире Илсөяр Дәүләтшина хәбәр итә.

 -  Адәм баласының күңел түреннән сызылып чыккан мөнәҗәтләр әйтү бүген яңалык түгел. Мәҗлесләрдә, йә булмаса бәйрәм кичәләрендә мөнәҗәтләр уку  көндәлек тормышыбызга кереп бара. Мөнәҗәтләр - тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Алар элек-электән яшь буынны тәрбияләүдә, чисталыкны, пакьлекне, яхшылыкны пропагандалауда иң үтемле чара булды. Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, арта бара. Район «Ак калфак» оешмасы бу чараны Болгарда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы һәм Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап үткәрде.

    Әлеге кичәгә әдәбият сөючеләр, дин әһелләре, мөслимәләр, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, мөгаллимәләр, мәктәп укучылары килгән иде. Чараны үткәрү өчен авыл да очраклы гына сайланмаган. Зирекле - үзенең дин тотучы халкы, авыл һәм район тарихын бөртекләп җыеп, китаплар бастырып чыгарган тарихчы, музей җитәкчесе Газыймов Мидхәт абый авылы да. Бу авылда үткәрелгән бер чара да ансыз узмый иде. Ә менә монысы Мидхәт абыйсыз узды. 11 октябрь - Мидхәт абый белән хушлашу көне дә булды. Нәкъ шул көнне мәдәният йортында яңгыраган мөнәҗәтләр, догалар аның рухына барып ирешер.

   Чарада районыбызның барлык татар авылларыннан өлкәннәр һәм балалар катнашты. Телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланган мөнәҗәтләрне яшь буынга җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертүче өлкәннәребезгә, әлеге кичәдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

    Бу жанрның безнең көннәрдә активлашып китүе әһәмиятле һәм серле бер күренеш. «Серле» диюебез шартлы бер алым булса кирәк: мөнәҗәт эчтәлегедәй хәсрәтле тормыш әле бүген дә дәвам итә. Татар халкының әдәби, мәдәни мирасын барлап оештырылган бу матур кичәләр киләчәктә дә дәвам итсен иде!  Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев