Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Каринэның талантына мәскәүлеләр дә сокланган

    5 гыйнвардан 8 енә чаклы Казанның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында "Казаныш" дип исемләнгән Халыкара конкурс-фестиваль узды.

    Биредә республикабыз данын Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә укучы Каринэ Мазманян яклады һәм I дәрәҗә Лауреат дипломы белән җиңүче медаленә лаек булды.Каринэ 6-9 яшьлек солистлар арасында "Эстрада вокалы" номинациясендә чыгыш ясады.
    Мәскәүнең әйдәп баручы мәдәният вузлары вәкилләреннән торган мәртәбәле жюри конкурста җиңгән кызның профессионализм һәм хәзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте. Каринэне һәм аның җитәкчесен югары уңышлары белән котлап киләчәктә дә җиңүләргә ирешүен теләделәр. Шушы талантлы кызның вокал буенча педагогы һәм әнисе -Любовь Коновалова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: