Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Картлар йортында хәйрия концертлары

Яңа Чишмә Картлар йортында өлкәннәр ункөнлеге кунакларның хәйрия концертлары белән килүеннән башланды: 1 октябрьдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе, 2 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Тамашачылар каршында үзләренең остазлары җитәкчелегендә 4 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар әбиләр һәм бабайлар турында җырлар җырладылар, заманча биюләр башкардылар. Укучылар буш кул белән...

Яңа Чишмә Картлар йортында өлкәннәр ункөнлеге кунакларның хәйрия концертлары белән килүеннән башланды: 1 октябрьдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе, 2 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Тамашачылар каршында үзләренең остазлары җитәкчелегендә 4 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Алар әбиләр һәм бабайлар турында җырлар җырладылар, заманча биюләр башкардылар. Укучылар буш кул белән түгел, ә үзләре ясаган кул эшләрен, шулай ук шоколадлар һәм зур торт та алып килгәннәр. Дулкынланган әби-бабайлар концерт һәм бүләкләре өчен аларга рәхмәт белдерделәр.
2 октябрьдә БСМ педагоглары һәм шунда шөгыльләнүчеләр гитара, баян, хореография, аерым башкаручылар классына йөрүче укучылар катнашында бик күңелле "Музыка бәйрәме" күрсәттеләр, ә укучы-рәссамнар истәлеккә "Кышкы әкият" картинасы алып килгәннәр.
Тамашачылар яшь артистларны чын күңелдән алкышларга күмделәр. "Балаларның чыгыш ясавы зур шатлык! - дип кабатладылар алар. Балалар исә аларга ныклы исәнлек һәм озын гомер теләделәр.
Кичә Картлар йортына традиция буенча мәдәният бүлеге артистлары һәм "Селяночка" ветераннар ансамбле килеп чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X