Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кайда туган, шунда бәхетен тапкан

Илсөяр Дәүләтшина җитәкләгән райондагы “Ак калфак” оешмасы үзенең чираттагы күчмә утырышын Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда уздырды.

Утырыш -очрашу “Кайда туган, шунда үз бәхетен тапкан” темасына багышланган иде. Оешманың авыллардагы җитәкчеләре үзләре белән хуҗалыкларда механизатор яки җитәкче булып озак еллар эшләгән һәм халык хөрмәтен яулаган ветераннарны алып килделәр, -  дип хәбәр итте редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
- Мәсәлән, Чертуштан Мусина Рәмзия Татарстанның атказанган механизаторы, күп бүләкләр иясе Хәсәнов Миңнулла абый белән, Шахмай авылы музее мөдире Сабирова Гөлнар Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, озак еллар “Татарстан”хуҗалыгын җитәкләгән Гомәр Сөләйманов белән килделәр. Чаллы Башыннан механизатор Галәветдинов Халит, Тубылгытаудан Шәйхелисламов Рәфыйк, Зирекледән быел 70  яшен тутырган, ”Кичү” колхозында тракторчы, комбайнчы булып эшләгән Нуруллин Хәсән, Акъярдан Әфган сугышы ветераны, бүгенге көндә һәр эшне дә башкарып авылдашларына ярдәм һәм хезмәт күрсәтүче Гайнанов Рөстәм, Акбүредә туып, бүгенге көндә Яңа Чишмәдә гомер итүче хезмәт ветераннары, үзләренең 80  яшьлекләрен дә узып киткән Мәүлет абый белән Зәйтүнә апа Нурхамәтовлар очрашуның хөрмәтле кунаклары булдылар.
Һәрбер ветеран  үзенең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды, тормыштагы әче һәм бәхетле мизгелләрне искә алды, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Әлеге юллар авторы аларга карата музейда тупланган материаллардан чыгып кыска гына белешмәләр дә бирә барды. Әйтик, намуслы хезмәтләре өчен (вафат булганнарын да исәпкә алсак) Яңа Чишмә җирлегендә төрле һөнәр ияләре булган 107 кеше Татарстанның яки Россия Федерациясенең атказанган хезмәткәре исеменә лаек булган  һәм булды.
Очрашуга багышлап оештырылган “Үз тарихыбызны үзебез язабыз” күргәзмәсен дә кунаклар зур кызыксыну белән  карадылар. Күргәзмәгә җирле авторларның китаплары да куелган иде.
Музей директоры Лидия Лотфуллина, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина кунакларны киләсе Яңа 2019 ел белән ихластан котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр. Әдәмсәдән килгән  Дәүләтшин Рәзил баянын кулга алды. Безнең яшьлектәге  җырлар көен уйнап җибәрде, ә хатын- кызлар аңа кушылып җыр суздылар. Бу очрашу Яңа ел һәм музейның туган көне алдыннан (29 декабрь) эчкерсез, ихлас, кызыклы һәм тәрбияви төстә узды. Кунаклар арасында беренче мәртәбә музейга килүчеләр дә бар иде. Музей экспонатлары һәм эшчәнлеге белән  танышкач, аның хезмәткәрләренә җылы сүзләрен ирештерделәр. Кичәне оештыручыларга һәм матди ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез. 
Лидия Лотфуллина фотосы                                                                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев