Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә мәдәният һәм иҗат хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булган

3 ноябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясау тантанасында муниципаль берәмлекләрнең мәдәният һәм иҗат коллективлары хезмәткәрләрен бүләкләү, грант конкурсларында җиңү өчен сертификатлар тапшыру булган.

Мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләнүчеләр: 

— Яңа Чишмә БСМ укытучысы Г. М. Рамазанова ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле медаль белән бүләкләнгән;

— Мәдәният бүлеге начальнигы Г. А. Носова һәм ҮКСнең методик бүлек мөдире Н. М. Зыкова ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләнгәннәр;

— Балалар сәнгать мәктәбе директоры И. М. Слимовага ТР мәдәният министрының Рәхмәте тапшырылган. 

— Ленино АМЙның «Родничок» балалар коллективы XI Республика балалар фольклор коллективлары фестивале лауреаты дипломы белән бүләкләнгән;

— БСМ укытучысы Г. М. Рамазанова һәм Зирекле авылыннан чигү остасы Г. Н. Әхмәтшиналарга «ТРның чигелгән картасы» республика акциясендә актив катнашканнары өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Архангел АМЙ ( Таротина Н. А.), Ленино авыл китапханәсенә (Веретенникова Н. В.), халык иҗаты һәм көнкүреше музеена ( Лотфуллина Л. З.) «Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы учреждениеләр» грант конкурсында җиңү яулаганнары өчен 100 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар тапшырылган.

Чертуш АМЙ мөдире Р. Р. Мусина «Иҗат коллективларының иң яхшы проекты» грант конкурсында җиңүе өчен 200 мең сумлык сертификатка ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев