Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният һәм сәнгать

Казанда «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

2023 елның 1 июнендә «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнашканнар.

Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланган. Тантаналы чара кысаларында проект җиңүчеләре һәм активистларына «Барысы да яхшы булачак!» бию-цирк программасы күрсәтелгән. Бу - Мәскәүдәге Юрий Никулин исемендәге циркның  һәм Казан дәүләт циркының уртак проекты.

Җиңүчеләр:

1 сыйныф укучылары арасында - Анисимова Полина ( Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы).

2 сыйныф укучылары арасында - Салихова Камилә (Яңа Чишмә урта мәктәбе)

3 сыйныф укучылары арасында - Киселев Михаил (Красный Октябрь мәктәбе)

4 сыйныф укучылары арасында - Михайлова Валерия (Яңа Чишмә урта мәктәбе)

Проект җиңүчеләренә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев