Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Казанда “Уникс“ КСК да 10 апрельдән 13 енә чаклы “Йолдызлык – Созвездие“ эстрада сәнгате фестиваленең финал туры булып узды

Безнең районнан Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Семенова ("Вокал-соло" номинациясе) - өлкән төркем һәм Альбина Адиевалар (шул ук номинациядә - урта төркем) катнашкан. Шулай ук "Шешминка" хореография ансамбле, "Ландыш" балалар бакчасыннан 6 яшьлек Александр Ерашов ("Конферанс" номинациясе) һәм "Родничок" вокаль ансамбле дә (җитәкчесе Любовь Коновалова) булган.

Безнең яшь талантлар делегациясе җитәкчесе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева сүзләре буенча, балалар чыгышлардан бушаган арада "Ривьера" аквапаркында, "Фан-24" клубында һәм кинотеатрларда булганнар (барысы да бушлай). Барлык дипломантларга да фестиваль символикасы белән футболкалар һәм рюкзаклар тапшырылган.
Ә "Родничок" вокаль ансамбле җиңү яулаган һәм ул бүген, 20 апрельдә, Казанда "Пирамида" КРК да узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев