Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“...Күңелем һаман омтыла шунда...“

11 июль көнне Екатерина Бистәсе оешуга 250 ел тулу хөрмәтенә уздырылган бәйрәмдә берничә буын шушы авыл халкы, шунда туып читләргә таралышкан, район үзәгеннән килгән авыл халкы катнашты. Сәбәбе дә җитди - һәр көнне 250 ел тулмый. Бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләр дә туганлашып, дуслашып беттеләр. -Чистайда гына яшәсәм дә,...

11 июль көнне Екатерина Бистәсе оешуга 250 ел тулу хөрмәтенә уздырылган бәйрәмдә берничә буын шушы авыл халкы, шунда туып читләргә таралышкан, район үзәгеннән килгән авыл халкы катнашты.
Сәбәбе дә җитди - һәр көнне 250 ел тулмый. Бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләр дә туганлашып, дуслашып беттеләр.
-Чистайда гына яшәсәм дә, мин сирәк кайтам, тик бүген кайтуыма сөенеп бетә алмыйм, - диде элеккеге педагог Любовь Милютина. -Күпләр белән очраштым, аралаштым.
-Бик әйбәт чара, ниятләп дөрес эшләгәннәр, авыл яши дигәнне аңлата бу, - дип өстәде Яр Чаллыдан кайткан 68 яшьлек Александр Калошин.-Яшьләрне белмим дә инде, авылдан китүемә дә 30 елдан артык. Бар да үзебезнекеләр кебек. Бар да үзебезнеке бит. Туган җиреңнән чыккан кешеләр белән очрашуы да күңелле. Үзеңне өйдә булган кебек хис итәсең.
Иртән гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылынды, бу хәл инде күптән онытылган булган. Аннан олысы-кечесе бар да авыл уртасында узган концертка җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Наталья Баранова котлау сүзләре ирештереп, шулай ешрак очрашырга кирәк, - дип белдерде.
Авыл зур булмаса да, биредә талантлар җитәрлек. Араларында авылда гына түгел, районда да танылган "Ивушка" ансамбле, Екатерина АМЙ-ның "Радуга" һәм "Веснушки" балалар коллективлары, күрше Яңа Иванаеводан килгән "Сувенир", "Братья" ВИА һәм "Балаган" төркеме чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.
Мәктәптә эшләнгән кул эшләреннән, җирле осталар эшләгән эшләрдән оештырылган почмаклар һәм күргәзмәләр дә биредә сәләтле кешеләр яшәвенә дәлил булды. Башка палаткаларда китапханә "Күңелгә якын почмак", "Ватаным биредә башлана" дигән исем астында патриотик стенд оештырган. Шул бәйрәм хөрмәтенә авыл кибетләре пешкән камыр ризыклары, сок, тәм-том белән сәүдә иттеләр, шушы авылдан чыгып, шәһәрдә яшәүчеләр промышленность товарлары тәкъдим иттеләр. Теләүчеләр саф һавада әзерләнгән өстәлләр янында сыйлана алды. Чараны алып баручылар авылның (1795 елдан башлап) тарихы, совет елларында аның үсеше турында сөйләделәр. Авылның хөрмәт казанган кешеләрен: аксакалларны - орден һәм медальләр белән бүләкләнгән сугышта катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен - "Шешминский" совхозының орден алучыларын һәм башка хөрмәткә лаек кешеләрне искә алдылар, аларны хөрмәтләделәр. Алар арасында 90 яшьлек ветераннар: Екатерина Ивановна Карпова, Лидия Никитична Денисова һәм элеккеге алдынгы сыер савучы Елена Ивановна Шолгина да бар (аңа район башлыгы Вячеслав Козлов Рәхмәт хаты тапшырды).
Чыгыш ясаганда, Вячеслав Козлов авыл кичергән коллективлаштыру, репрессияләү, сугыш, сугыштан соңгы елларны искә төшерде, һәр кеше тормышында кече ватанның мөһимлеге турында сөйләде. Ул авыл халкына, шунда туып үскән меценатларга, Волчья Бистәсе һәм Горшково авыллары үрнәгендә, үзләренең матур борынгы чиркәүләрен яңадан торгызуга акча җыю буенча оештыру комитеты булдырырга тәкъдим итте. Элеккеге "Екатерининский" СПК җитәкчесе Мингалим Җаббаров та хөрмәтле кунак булды. Аның тырышлыгы һәм район башлыгы Вячеслав Козлов булышлыгы белән авылда гыйбадәт йорты төзелгән булган. 20 елдан артык эшләгән элеккеге АҖ башлыгы Раиса Соловьева да үзенең авылдашларына бергәләшеп нәтиҗәле эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Әлбәттә, барлык чыгыш ясаучыларның теләге бер иде: кайчандыр чәчәк атып утырган алдынгы зур хуҗалыгы булган авыл яңадан аякка бассын иде, диләр һәм бу теләкне авыл халкы кайнар хуплады.
Аларның бу теләгенә җирле ветераннар Советы рәисе Ольга Крылова да кушылды, аңа "Бердәм Россия" партиясе исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды.
-Хәзер бездә юл бар, су бар, мәктәпне ремонтладык. Яшәргә була! - ди ул.
Бәйрәмдә шулай ук ветеран - педагогларны, күп балалы гаиләләрне, гаилә тормышы юбилярларын, төзекләндерелгән йорт хуҗаларын, Бистәнең уңган кулларын һәм сәләтле кешеләрен (агачтан әйбер ясау осталары, уйлап табучыларны, шагыйрьләр һәм язучыларны, төрле конкурсларда җиңүчеләрне), туган көннәре авыл көненә туры килгән кешеләрне дә хөрмәтләделәр.
Аннан соң барысы да Ольга Крылова тарафыннан әзерләнгән "Екатерина Бистәсе тарихы" дип аталган фильм карарга клубка юл алдылар, аннары китапханәче Валентина Меркурьева откан "Хәрәкәт - ул тормыш" гранты акчаларына сатып алынган яңа җиһазлар куелган тренажер залын ачу чарасы булды. Шуннан соң халыкны уеннар, конкурслар, викториналар һәм караңгы төнгә чаклы бәйрәм чаралары көтә иде.
Авыл көне турындагы фоторепортажны безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев