Күңелле ял
"Сәләт" лагере Татарстанда гына түгел, Россия һәм башка чит илләрдә дә билгеле. Быел аның тарихында тагын бер зур вакыйга булды, яңа алан - "Сәләт-Болгар" аланы үз эшен башлап җибәрде. Безнең районыбыздан егерме алты балага монда барырга насыйп булды. Аланда 500 «сәлкеш» (сәләтле кеше) ял итте, шуның 200е Диния нәзарәте химаячелек...
"Сәләт" лагере Татарстанда гына түгел, Россия һәм башка чит илләрдә дә билгеле. Быел аның тарихында тагын бер зур вакыйга булды, яңа алан - "Сәләт-Болгар" аланы үз эшен башлап җибәрде.
Безнең районыбыздан егерме алты балага монда барырга насыйп булды. Аланда 500 «сәлкеш» (сәләтле кеше) ял итте, шуның 200е Диния нәзарәте химаячелек итүе ярдәмендә барды. Без Борынгы Болгар шәһәрчеген, Изге Биләр җирләрен күрдек. Ләкин, иң шәбе, минемчә, Биләрдә булып узган "Сәләт-Биләр" форумы иде. Бу чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Сәләт" проектының җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов килде. Ә форум тәмамлангач, бу җыенга килгән унбер алан (якынча 3000 сәлкеш) белән яраткан җырчыбыз Илназ Сафиуллинның җырына клип төшерелде. Кичен Мәскәүдән килгән Сергей Пицца үзенең матур җырлары белән йөрәгебезне яулады. Таңны каршы алу, палаткаларда йоклау, көне буе кояш астында йөрү - болар барысы да безнең күңелләргә хуш килде, сәламәтлегебезне ныгытты.
Искиткеч яхшы кәеф, яңадан-яңа танышлар, сап-сары футболкалар, позитив энергия… - болар барысы да "Сәләт" дигән дөньяны тудыручы төшенчәләр. Без бу лагерьда ял итсен өчен бөтен көчен куйган Илдус Фәизгә, районыбыз мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповка, авылыбыз остабикәсе Сүрия апага олы рәхмәтемне белдерәсем килә.
Сәлахова Алсу,
Чаллы Башы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев