Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган

«Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.

- Зирекле музее директоры Лидия Лотфуллина хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Гөлнар Сабировага музей эшенә керткән өлеше, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен истәлекле бүләк тапшырды.  

Моннан тыш, халык иҗаты һәм көнкүреше музееннан коллегаларыбыз  бирегә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үз экспонатларыннан торган күргәзмәне алып килделәр. Күргәзмә киләсе атнага кадәр эшләячәк. Безнең музейга рәхим итегез!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев